ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2013 ел
җомга
Бөеклеген берни белән дә тиңләштереп булмый торган Җиңү бәйрәмен һәр йөрәк дулкынланып көтәдер ул. Әнә бит, быел да район халкы, бердәм булып, Җиңү паркы каршындагы мәйданга җыйналган. Кулларына шарлар, чәчәкләр тоткан балаларга, ак яулыклы апалар, кәләпүшле бабайлар, күкрәкләренә орден-медальләр таккан ветераннарга карап сокланмый мөмкин түгел!
Районыбызда Бөек Җиңү бәйрәме шатлыклы вакыйга - поселокның Гафиятуллин урамында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү, яшәү шартларын яхшырту буенча федераль программа кысаларында төзелгән 18 фатирлы йортны ачу белән башланып китте. Тантанада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, сугыш һәм тыл ветераннары, балалары, килгән кунаклар катнашты.

8
май, 2013 ел
чәршәмбе
Хөрматле сугыш, тыл һәм хезмет ветераннары, райондашлар!
Казан шәһәрендә узачак Универсиада өчен спорт  корылмалары төзү кызу темплар белән бара. Уеннарны рәсми ачу һәм ябу тантаналары һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты узачак  45 мең урынлы “Казан Арена“ стадионын төзү эшендә районыбыздан да йөзләгән кеше катнаша. Мәгариф тармагында эшләүче 160 кеше стадионда җыештыру, төзекләндерүгә зур өлеш керттеләр.

7
май, 2013 ел
сишәмбе
Район балалар китапханәсендә күппрофильле лицейда укучы 1 сыйныф укучылары өчен “Исәнме, китап йорты” дигән  дәрес узды. Анда балалар китапханә белән таныштылар, балалар язучылары хакында мәгълүмат алдылар, шигырьләр тыңладылар.
6 майдан 12 майга кадәр Берләшкән милләтләр оешмасы юл хәрәкәтенең Икенче Глобаль куркынычсызлык атнасы үтә. Атналык җәяүлеләрнең иминлеге мәсьәләләренә багышлана. Әлеге вакыт аралыгында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән чаралар үткәреләчәк.
Зур Кукмарадагы “Ялкын” спорткомплексы  “шау итеп” торды. Биредә татар-башкорт милли көрәше буенча  федерация Кубогына 17-18 яшьлек егетләр арасында Татарстан беренчелеге үтте. Анда барлыгы 31 команда, 238 спортчы катнашты. Безнең район бәйгегә ике яшь көрәшчеләрдән торган ике команда әзерләгән иде.

6
май, 2013 ел
дүшәмбе
Кукмара үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте. Биредә районның имам-мөхтәсибе Зиннур Сәмигуллин, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курмашин, Кукмара районы Совет рәисе урынбасары Равия Кәримуллина, Россия ислам университетының шәригать факультеты деканы Рамазан Курамшин һәм башка кунаклар катнашты. Җыелышка районның барлык мәчетләрендә эшләүче имамнар һәм абыстайлар килгән иде.
Зур Кукмара урта мәктәбе укучысы Алсу Касыймова ундүртенче “Доброград-2013” слетында катанашырга Карачаево-Черкессиянең Архыз бистәсе юл тотты. Алсу биредә Регионара “Волонтер” хәрәкәтенең “Волентер – Кукмара” бүлекчәсенең PR – менеджеры буларак катнаша. Әлеге слет 5-10 майларда узачак.

2
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме. Шул уңайдан район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин район халкын бәйрәм белән котлый:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International