ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2013 ел
җомга

Аш.Буҗи авылында балалар өчен көрәш ярышы узды. Аны шушы авылның эшмәкәре Фәнис Хәмәтдинов оештырды. Ул призлы урынга чыккан 33 балага кыйммәтле призлар әзерләде. “Бөр” агрофирмасы ярдәмче белән башлангыч мәктәп ашханәсендә спортчылар өчен кайнар аш әзерләде. Фәнискә дә пешекчеләргә дә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Ә батырлар булып үз үлчәү авырлыкларында Закир Сабирҗанов (23 кг., Аш-Буҗи).

Илшат Гыйниятуллин (26 кг., Аш-Буҗи).

Илгиз Галимов (29 кг., Аш-Буҗи).

Наил Шамбазов (32 кг., Аш-Буҗи).

Инсаф Корбангалиев (36 кг., Аш-Буҗи).

Айнур Галимҗанов (40 кг., Адай).

Булат Шәйхетдинов (43 кг., Зур Кукмара).

Кадим Садыйков (46 кг., Манзарас).

Рәсүл Шәйхетдинов (50 кг. Олыяз).

Рөстәм Гыймадиев (55 кг., Манзарас).

Булат Кәримуллин (югары үлчәү, Байлангар) калдылар.

Фәһим КАДЫЙРОВ, тренер


6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Быел Кукмарадагы күпкатлы 7 йортта капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Бу эшләр“Техстрой”,  “Кристалл”, “Ремстроймонтаж” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләргә тапшырылган.

5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Район Сабан туе 8 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә.


4
июнь, 2013 ел
сишәмбе

Шәһәр халкы әйтүенчә, ит-сөт белән “бушка тәэмин ителгән” авыл кешесенең җәе терлегенә печән хәстәрләп үтә. Милли бәйрәмнәрдән соң алар тагын шушы авыр, мәшәкатьле эшкә керешәчәк. Күмәк хуҗалыкларга, агрофирмаларга да 15-20 июньгә кадәр күпьеллык үләннәрнең беренче кат уңышын җыеп алырга кирәк – бу атнада “Дружба” агрофирмасы базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә алар алдына шундый бурыч куелды.

Үрәсбаш авылында яшәүче Гөлнур һәм Владимир Андреевлар гаиләсендә балалар йортыннан алынган өч бертуган тәрбияләнә.

3
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
Мәктәп китапханәләренең фондын укыту, фәнни-популяр, сәнгати, белешмә әдәбият белән тулыландыру максатында 30 августка кадәр “Китапка “гомер” бүләк ит” акциясе бара. Аның кысаларында һәркем үзенең укылган китапларын мәктәпләргә тапшыра ала. Акциягә кукмаралылар гына түгел, районыбызның авылларында яшәүчеләр дә актив кушылыр, дип уйлыйбыз.

Июнь – дару үләннәре җыярга иң кулай айларның берсе. Әмма мең төрле дәвага ия булган әлеге үләннәрне торак йортлар яныннан, парк һәм скверлардан, олы юл читләреннән җыярга ярамавын да истән чыгармаска кирәк. Автомобильләр юлы тирәсендә үскән үләннәрдә исә свинц, күкерт һәм цинк күп була.

Дару үләннәрен иртәнге чык кипкәннән соң, коры һавада, көн уртасында җыю яхшы. Аннары ярымкүләгә, җиләс урында киптерергә кирәк. Дөрес итеп киптерелмәгән очракта үләннәрдәге файдалы матдәләр бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Тулысынча кибеп беткән үләннәрне пыяла банкаларда яисә тыгыз тукымадан тегелгән капчыкларда салып куясың.

Кычыткан, зәңгәр күкчәчәк, хуш исле ромашка, көтүче сумкасы, канлы үлән, әрекмән, юкә чәчәге, үги ана яфрагы, каен җиләге, аның яфраклары, календуланы нәкъ менә май аенда җыеп китерергә кирәк.

-Балигъ булмаганнарга кичке сәгать ничәгә кадәр җәмәгать урыннарында булырга ярый?

Раушания Ярмиева, Кукмара.

Әлеге сорауга балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия сәркатибе Альбина Мусина җавап бирә:


31
май, 2013 ел
җомга
Җиңү паркы каршындагы мәйданда балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Мәйдан аллы-гөлле чәчәкләр аланын хәтерләтә иде. Һәркем: олысы-кечесе бәйрәмгә ашыкты. Анда исә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр тарафыннан әзерләнгән концерт, төрле конкурсларлар булды. Бәйрәмдә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең яшь гвардиячеләре, волонтерлар да катнашты. Волонтерлар өлкәннәргә тәмәке тартуның зыяны турында язылган листовкалар тараттылар, балалар белән төрле уеннар оештырдылар.
Ош.Юмья авылы китапханәсе мөдире Зоя Хабарова Пензада узган XVIII Бөтенроссия китапханәләр конгрессында булып кайтты. Ул үзенең “Балаларда һәм яшүсмерләрдә патриотизм тәрбияләүдә иң яхшы биш китап” проекты белән “Россия тарихы елында – Китапханә” Бөтенроссия конкурсында дипломга лаек булган. Конгресста Россиянең 800 иң яхшы китапханәчесе катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International