Район Мәдәният йортында ветераннар арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның II Республика “Балкыш” фестиваленең зона этабы үтте.
Анда Кукмара, Әгерҗе, Балтач, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче районнарыннан килгән өлкән яшьтәге ветеран коллективлары чыгыш ясады.
Район Мәдәният йортында Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының мобилизация буенча белгечләре ябык дәрес үткәрделәр.
Узган ел Крым шәһәрендә булган һаләкәт җирле хакимиятнең гадәттән тыш хәл булганда халыкка хәбәр итеп, мобилизация чараларын тормышка ашыра алмавын күрсәтте. Кукмарада үткән бу киңәшмә шушы мәсьәләгә багышланды.