Россия Эчке эшләр министрлыгында тикшерү бүлеге оешуга 50 ел тулды.
Катлаулы, социаль яктан гаять әһәмиятле һәм җаваплы һөнәр ияләре - тикшерүчеләрнең хезмәте хакында сүз кузгатуга, дәлилләр җыю, фактларны исбатлау белән баштанаяк эшкә чумган полиция хезмәткәрләре күз алдына килә. Гаепләнүчеләрдән сорау алу, экспертизалар билгеләү, тикшерү-оператив төркем эшен оештыру өчен дә тирән белем һәм күнекмәләргә ия булу, төгәллек, һәр сүз һәм гамәл өчен җавап тота белү сорала.
“Урал” хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучылар “Урал” хуҗалыгының машина-трактор паркында, ындыр табагында булып, язгы кыр эшләренә хәзерлек белән таныштылар. Олыяз фермасында малларны кышлату барышы, терлекчелек продукцияләре җитештерүдә үсешкә ирешү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде. Киңәшмәнең пленар өлешендә терлекчелектә беренче квартал нәтиҗәләренә йомгак ясалды, язгы чәчүгә хәзерлек буенча төп бурычлар билгеләнде.
Семинар-киңәшмәдә район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты һәм чыгыш ясады.
Җиде мең гектарга якын җирдә иген игеп, мал үрчетеп көн күрә Кукмара районы фермерлары.
-Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 180-250 центнер уңыш алган, гектарында 180-205 центнер бәрәңге үстергән, 30-150 центнер терлек азыгы җыеп алган фермерлар да, чүп үләне үстереп ятучылар да бар.
Узган елга караганда терлек икеләтә артты, ит-сөт продуктлары җитештерүдә ныклы үсеш күзәтелә: үткән ел районда сатылган итнең, сөтнең байтагы шәхси һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелде. Әмма базар бәяләренең бөтендөнья сәүдә оешмасына керү белән түбәнәя баруы авыл хуҗалыгына, фермер хуҗалыкларының эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый, - диде язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләшергә-киңәшергә җыелган район фермерлары каршында чыгыш ясаган район фермерлары ассоциациясе рәисе Зөфәр Баязитов.