ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2013 ел
дүшәмбе

24 марттан 1 апрельгә кадәр “Язгы каникуллар” Бөтенроссия акциясе уза.

Акция кысаларында хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү юнәлешендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур булачак. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый.

Әти-әниләр дә балаларын күз уңыннан җибәрмәсеннәр иде. Язгы каникулларны хәвеф-хәтәрләрсез уздырырга язсын.


23
март, 2013 ел
шимбә
Кичэ районыбыз 21-23 мартта Казанда узучы II Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыены делегатларын кабул итте.

22
март, 2013 ел
җомга
Үрәсбаш авылында яшәүче, үзенең бар гомерен халык сәламәтлеге сагында торуга багышлаган Михайлова Анастасия Григорьевнага шушы көннәрдә 60 яшь тула.
Киң күңелле, ярдәмчел, туганчылыклы, көчле рухлы юбиляр турында нинди генә матур сүзләр язсак та, аз булыр төсле. Җир йөзендәге барлык мактауларга да лаек ул. Авылдашлары да юктан гына: "Ак канатлы фәрештәбез бит син", - димиләрдер аңа. Үз эшенең остасы булганга гына түгел, тыйнаклыгы, сабырлыгы өчен дә олы хөрмәткә лаек ул.
Район мәдәният йортында Кукмара балалар тынлы оркестры оешуга 20 ел тулу уңаеннан сәнгать кичәсе булды.

21
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Бөр” агрофирмасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, баш белгечләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде. Ул терлекчелек, кышлату чоры барышы нәтиҗәләре һәм язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләренә багышланды. Семинарда катнашучылар Чишмәбаш, Зур Сәрдек терлекчелек комплексларында, агрофирманың ындыр табагында, машина-трактор паркында булдылар. Семинарның пленар өлешендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре башкарылган эш күрсәткечләре белән таныштырдылар.

Семинарда район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты һәм чыгыш ясады.

Районыбызның иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Универсиадага багышлап “Uni unites the World” (“Юни бар дөньяны берләштерә”) дигән исем астында иң яхшы видеороликка конкурс игълан иткән иде. Бәйгедә барлыгы 37 укучы катнашты, алар арасында күрше Киров өлкәсеннән дә вәкилләр бар иде.

Эшләрне бәяләгәндә жюри әгъзалары аның креатив һәм заманча булуына, таләпләргә туры килүенә, укучының тиешле дәрәҗәдә мәгълүматны җиткерә алуына, видеомонтаж куллануына, оператор һәм тавыш операторы осталыгына ия булуына да игътибар итте.

Җиңүчеләр менә кемнәр: “Универсиада волонтерлары” номинациясе - Гөлия Сабирова (күппрофильле лицей, 10нчы сыйныф), “Универсиада объектлары” номинациясе - Дмитрий Михайлов (Урта Комар мәктәбе, 10нчы сыйныф), “Без - киләчәк” номинациясе - Алмаз Гозәеров (Югары Арбаш, 10нчы сыйныф).

Кукмара 3нче урта мәктәбендә мәктәп директорларының укыту эшләре буенча урынбасарлары катнашында семинар узды. Очрашып-сөйләшү “Укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча педагогик коллективның системалы эше” дигән тема астында үтте.

20
март, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген поселокның 1нче номерлы “Каенкай” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе - 2013” республика бәйгесенең район этабы узды. Район мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Рушания Фәйзетдинова сүзләренә караганда, конкурсның беренче-икенче этапларында 18 кеше катнашкан, финалга исә 10 тәрбияче узды.
Кукмарадагы  "Зилант" спорткомплексында  Россия пенсия фондының район  идарәләре  арасында уза торган республика спартакиадасының зона ярышы  булды. Анда ун идарәдән хезмәткәрләр катнашты. Бу бәйгедә кукмаралылар  янә беренчелекне бирмәделәр. Йөзү (2 хатын-кыз, 4 ир - эстафета),  волейбол, хатын-кызлар арасында кул көрәше ярышларында - беренче, гер  күтәрү, аркан тартышуда  икенче урыннарны алып, командалар зачетында  икенче урын алган Балтач командасын 11 очкога артка калдырдылар. Финал ярышларында уңышлар сезгә!

18
март, 2013 ел
дүшәмбе
Районыбызның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда “Кышны озату – язны каршылау” бәйрәме узды. Район халкы бердәм булып салкын карлы кышны озатты, мул уңыш, бәхет-шатлыклар белән язның килүен теләде. Театральләштерелгән тамаша, фольклор ансамбльләрнең, үзешчән артистларның җыр-биюләре, төрле спорт уеннары белән үрелеп барган бәйрәм бик күңелле узды. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең яшь гвардиячеләре дә спорт чараларында катнашучыларга көч биреп тордылар, район халкын бәйрәм белән котладылар. Тамак ялгап алыйм диючеләр өчен махсус ярминкә дә оештырылган иде. Тамашага килүчеләргә кайнар чәй, камыр ашлары, карга боткасы, хәтта шашлык та тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International