ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2013 ел
җомга
“Туган тел” Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесенең район туры узды. Конкурста катнашучылар мастер-класслар күрсәттеләр, туган як турында видеоролик, “Минем методик осталыгым” дигән эссе тәкъдим иттеләр. Беренче урынга Кукмара гимназиясе укытучысы Гөлназ Нәҗипова чыкты. Икенче, өченче урыннарны Кукмара 4нче урта мәктәбеннән Лилия Гаянова, Кукмара 3нче урта мәктәбеннән Вәсилә Нәҗмиева, Зур Сәрдек гимназиясеннән Гөлнара Хәсәновалар бүлеште.
Ош.Юмья урта мәктәбендә удмурт мәктәпләрен тәмамлаучыларның төбәкара очрашуы узды. Әлеге чарага Балтач районыннан, Ижевск шәһәреннән дә кунаклар килгән иде. Концерт номерлары, чыгарылыш укучыларының чыгышлары белән үрелеп барган очрашу бик күңелле узды.
Районыбызның Зур Сәрдек авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан федераль университетындагы Филология һәм сәнгать институтының хәзерге татар теле һәм аны укыту кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Чулпан Харисова шактый еллардан бирле киң кырлы фәнни-педагогик эш алып бара. Ул  югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә татар телен укытуның теориясе һәм практикасы, хәзерге татар әдәби теленең сүз ясалышы һәм морфологиясенә караган актуаль проблемалар белән бик актив шөгыльләнә. Ул - шушы өлкәләргә караган 220дән артык хезмәт авторы. Соңгы  биш елда гына да аның  40тан артык фәнни һәм укыту-методик хезмәте (шуларның 19ы - китаплар) басылып чыккан.
Вакыт сизелмичә үз көенә ага да ага. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Марат Хәсәнов җитәкчелегендәге балалар тынлы оркестры оешуга да быел 20 ел тула. Оркестрның туган көне уңаеннан ике дистә ел дәвамында бергәләп иҗат юлын узган дуслар, кунаклар җыйналыр. Чөнки юбилей ул - хезмәткә нәтиҗә ясау һәм яңа иҗади планнар төзү генә түгел, аралашу, хатирәләр белән уртаклашу да бит.

13
март, 2013 ел
чәршәмбе
Классик шахмат буенча район чемпионаты тәмамланды. Ир-егетләр арасында чемпион булып Александр Васильев калды. Икенче урынны күппрофильле лицейның 8 сыйныфында укучы Айнур Җиһаншинның алуы - яшь шахматчының зур уңышы. Өченче урында - Камил Шәймәрданов. Ул ветераннар арасында иң көчле шахматчы исемен яулады.
2013 ел спорт вакыйгаларына бай. Кукмарада хоккей хәрәкәтенә дә быел 45 ел тула. Шуңа бәйле рәвештә "Каскад-М"  ширкәте билгеләгән Кубокка көньяк-көнчыгыш конференциясе беренчелеге уздырылды. "Олимп" боз сараенда оешкан бу бәйге музыка мәктәбенең тынлы оркестры чыгышы белән башланды. Алар татар, рус, инглиз авторларының әсәрләрен башкарып, ярышларга бәйрәм төсе өстәделәр.

7
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Глава Кукморского муниципального района Рауиль Шайдаулатович Рахматуллин поздравил всех женщин нашего района с Международным женским днем – 8 Марта.


5
март, 2013 ел
сишәмбе
3 мартта “Олимп” боз сараенда тимераякта фигуралы шуу буенча ачык район беренчелеге үтте. Анда Бау, Зәй, Әлмәт, Менделевск, Минзәлә, Мамадыш шәһәрләреннән, Балтач, Саба, Кукмарадан 110 фигуралы шуучы катнашты.

4
март, 2013 ел
дүшәмбе
Якташыбыз, Кукмара егете Фиргать Мусинның уңышлары белән газета укучыларны һәрдаим таныштырып бардык. Казан музыка училищесын тәмамлап, Мәскәүдә Гнесин исемендәге Россия музыка академиясендә белем алуы, конкурс-бәйгеләрдә чыгыш ясап күпсанлы призлы урыннар яулавы, Мактау грамоталарына ия булуын да күпләр хәтерлидер әле. 
Фиргатьне бөтен дөньяны гизеп кайтты, дисәк тә була.
Моннан 16 ел элек "Хезмәт даны" газетасы Кубогына кар өстендә уйнап башланган турнирның быелгысында унөч команда катнашты.

Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексына Кукмарадан гына түгел, Вятка Аланы, Кизнер шәһәрләреннән командалар килеп, 2 ай дәвамында иң көчлеләрне ачыкладылар. 23 февральдә 4 команда арасында финал уеннары булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International