ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
 Безнен районыбызда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов һәм башка дәрәҗәле кунаклар булып китте.

20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Кырыс февраль иртәсе. Җиңү паркында әфган сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куйган стелла янында шушы сугыш ветераннары җыелган, 4нче мәктәп "Форпост үзәге" укучыларының кулларында шәмнәр, гитара... Сискәндереп салют яңгырый.
Узган җомгада А.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда "Хәзерге шартларда рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану" дигән темага Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең X республикакүләм педагогик укулары булды.
"Восток" ширкәтенең узган елгы эшчәнлеген уңай яктан гына бәяләргә мөмкин: барлыгы 87 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп, аны сатудан 68 миллион сум керем алганнар. Саф табыш күләме 15 миллион сум тәшкил итә.
Быел исә бурычлары тагын да зуррак.

12
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Миллионер хуҗалыклар күп түгел, аларның саны бармак белән санардай гына. Калганнарының тапкан табышы тарта-суза хезмәт хаклары, салымнар түләүдән артмый. Ә "Урал" хуҗалыгы узган елны 31 миллион сум саф табыш белән төгәлләгән. Шуңа аларның ай саен уртача 11-12 мең сум хезмәт хаклары түләргә дә, төзелешләр алып барырга, яңа техника сатып алырга, сортлар яңартырга да мөмкинлекләре бар

11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
10 февральдә 4нче урта мәктәп базасында “Россия чаңгы юлы – 2013” ярышлары булды.

8
февраль, 2013 ел
җомга
Тигез, сау-сәламәт, ап-ак тешле булу турында кайсыбыз гына хыялланмый икән. Ләкин күп очракта бу хыяллар чынбарлыктан шактый ерак тора. Чөнки  бик күпләр теш табибларына вакытында мөрәҗәгать итми, теге яки бу сәбәп табып, дәвалауны кичектереп килә. Әмма райондашларыбызның теш дәвалау поликлиникасындагы һәм Зур Сәрдек, Ядегәр, Лубян авылларындагы амбулатория-участок  дәваханәсендәге табибларга  елга якынча 62 мең тапкыр мөрәҗәгать итүләрен  исәпкә алсаң, бу фикер дөреслеккә туры килеп бетми дә кебек. Шулай булса да, теш табибына барырга бик ашкынып тормыйбыз, чөнки без аны авыру буларак кабул итәргә күнекмәгән.
Илдар Ганиев - Кукмара хоккеен данлы иткән шәхес.
Элек-электән мәктәп укытучылары, балаларга көндәлек белем һәм тәрбия биреп кенә калмыйча, тормышыбызда бара торган һәртөрле чараларда да актив катнашалар. Әйтик, узган шимбә көнне мәгариф хезмәткәрләре арасында үткән кышкы спартакиадада да спортның 7 төре буенча 236 укытучы үзара көч сынашты.

7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнарны кабул итү
8 февральдә Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча Вәкиленең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (район Башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, 2нче кабинет) гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә. Бу көнне сезне ТР кеше хокуклары буенча Вәкиленең җәмәгатьчелек тәртибендәге ярдәмчесе А.Мусина кабул итәчәк. Кабул итү бүлмәсе 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр эшли. Телефон: 2-70-77.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International