2024 елның 3 июненнән 2 июленә кадәр Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм»айлыгы үткәрелә. Айлык авариялелекне киметү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар комплексын гамәлгә ашыру максатларында үткәрелә. Дәүләт автоинспекциясеннән тыш, айлыкта җирле үзидарә органнары да актив катнашачак.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
6 июнь көне һәр елны Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна, укучылар һәм шәһәр халкы өчен, китапханә территориясендә «Рус шигърияте кояшы» дигән күргәзмә әзерләде. Биредә шулай ук "Пушкинны укы", исемле акция үткәрелде. Әлеге акциядә өлкәннәр һәм балалар Пушкинның үзләре яраткан шигырьләрен укыдылар.
5 июнь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, “Табигать шифаханәсе” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Китапханәче безнең якларда үсүче табигать байлыклары булган дару үләннәре турында сөйләп үтте. Чара барышында татар шагыйрьләренең, якташ язучыларыбызның шигырьләре укылды. Биредә ял итүчеләр С.Әхмәтҗанова, Г.Батталова, Л.Садриева шигырьләрен, якташ язучылардан Н.Сәгъдиева шигырьләрен укыдылар.Чара ахырында шагыйрә Сания Әхмәтҗанова сүзләренә язылган җырчы Иркә башкаруында видеоязмадан “Кура җиләк” җырын яратып тыңладылар.
2024 елның 5 июнендә тренер Илдар Ганиев «Без наркотикларга каршы» акциясенә багышланган велосипедта йөрү оештырды.
2024 елда гаилә елына багышланган «Хәрәкәттә бәрәкәт» республика онлайн акциясе ✅Акциядә катнашучылар: - әбиләр, бабайлар (60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 65 яшьтән өлкәнрәк һәм өлкәнрәк ир-атлар). - оныклар (теләсә нинди яшь баскычы). Үткәрү вакыты: Муниципаль этап: 5 июньнән 20 июньгә кадәр ✅Акцияне уздыру шартлары: «Хәрәкәттә бәрәкәт» акциясе видеороликлар конкурсы булып тора. Видеороликларга таләпләр: - ГТО (сайлауга) нормативларын үтәүче, яшь баскычына туры килә торган катнашучыларны (әбиләрне, оныклы бабайларны) төшерергә кирәк; - видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш; - видеороликта 1 катнашучыдан артык катнашмау рөхсәт ителә; оригинальлек; - озынлыгы 60 сектан артмый. Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен конкурс эшләрен кабул итү электрон почта адресына - gto.kukmor@mail.ru 20 июньгә кадәр гамәлгә ашырыла.
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшеннәр, локаль боз. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м/с ка кадәр; яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с. Төнлә минималь температура 15... 18˚. Көндез - 24... 28˚.
"Яшел эшләр марафоны"
"Яшел эшләр марафоны"
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.