ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

Эковесна 2024

2024 елның 24 маенда тренер Регина Ишкельдина тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән «Зур гаилә яллары»чарасына багышланган велопоход оештырды.


26
май, 2024 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


25
май, 2024 ел
шимбә

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Иртән, көндез кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Җил көнбатыштан, төньяк 6-11 м/с ка күчү белән, урыны белән Төнлә минималь температура 10... 15˚. Көндез иң югары температура 15.. 20˚.


24
май, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

Эковесна 2024

Эковесна 2024

Ел саен 24 майда Россиядә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Бу көнгә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе В.Г. Пахомова «Әлифба кайдан килгән» дип исемләнгән китап күргәзмәсен әзерләде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбияттан бертуганнар Кирилл һәм Мефодийның тормыш батырлыгы, кирилл әлифбасының барлыкка килү һәм үсеш тарихы, борынгы Русьның язма мәдәнияте турындагы китаплар белән танышырга мөмкин.

 

 

24 нче май көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х.,  Кукмара үзәк китапханәсендә “Сөембикә” клубы кунаклары өчен,   Идел буе Болгар  дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1102 тулу уңаеннан, “Болгар – изге җиребез” дигән әңгәмә үткәрде.

 Китапханәче Идел буе Болгар дәүләтенең тарихын сөйләде. Компьютер презентациясе ярдәмендә, Болгар дәүләте тарихи-архитектура музей-тыюлыгының тарихи һәйкәлләре белән таныштырып үтте. “Сөембикә” кунаклары видеоязмадан шагыйрә Тәслимә Низаминың “Шәһри Болгар” поэмасын тыңладылар. Гайнетдинова Гадения , язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиевның “Борынгы Болгарда” исемле шигырен укыды.Чара ахырында  “Идел Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1102 ел”  китап күргәзмәсе белән таныштылар.

 


23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International