2023 елның 15 февралендә 14.00 дән 16.00 гә кадәр үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Концертта барлыгы 16 җырчы катнашты.
6 февраль көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының чираттагы дәресе - «Канатлыларның дуслары – син һәм мин!» дигән конкурс-уен үтте. Рәмзия Гарифуллина безнең якларда кышларга калган кошларга салкын вакытта ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде. Балалар викторина сорауларына актив җавап бирде, табышмаклар чиште, конкурсларда катнашты, китаплар белән танышты, мультфильмнар карады. Чара ахырында “Кошларга ярдәм итик!” дип исемләнгән акция үткәрелде. Кошлар өчен әзерләнгән җимлекләргә ярма, икмәк, орлык тараттылар һәм барысы бергә китапханә янында агач ботакларына җимлекләр элделәр.
Командалардан ярышта катнашу өчен җыелган сумма «Сугышчан кардәшлек» оешмасына, мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм итәргә кирәк-ярак алу өчен тапшырылды.
Балалар язучысы Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыру максатыннан һәм педагог елы кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» дигән VII төбәкара акциядә катнашты. Китапханәче Ләйсән Әхмәтова Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 3а сыйныфы укучылары өчен «Күрмәдек - күрербез» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Аның сөйләвеннән күренгәнчә, Нина Павлова – галим, биология фәннәре докторы, әкият һәм хикәяләр авторы, әйләнә-тирә дөньяны игътибар белән күзәтергә, табигатьне яратырга һәм сакларга, бөтен тереклеккә игътибарлы булырга өйрәтүче искиткеч китаплары белән танышты. Акция Нина Павлованың «Мать-и-мачеха» хикәясен уку белән тәмамланды.
2023 елның 3 февралендә «Пушкин картасы» проектын һәм Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын гамәлгә ашыру кысаларында Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары «Туган як моңнары» концертын оештырдылар.
Юбиляр район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Оштырма Юмья авыл җирлеге башлыгы Станислав Тимофеевтан җылы, матур тәбрикләү сүзләре кабул итте.
4 февраль көнне район мәдәният йортында "Кукмара кышы-2023" татар җыры район бәйгесенең йомгаклау туры- Гала концерты узды. Йомгаклау концертында районыбызның иң яхшы 16 җырчысы чыгыш ясады. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча Гран-прига Айнур Гайфуллин лаек дип табылды.
Бәйге Кукмара мөхтәсибәте, Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимәләре ярдәме белән оештырылды.
“Галактика” балалар иҗат үзәгендә район башлыгы Сергей Димитриев районыбыз яшьләре, студентлар, мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты.