ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың «Яшь атлет» программасын тормышка ашыру кысаларында,  «Бер, ике, өч!» дигән спорт уены үткәрелде.


15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы райондагы 400 чакрымнан артык юлга, ә «Чиста шәһәр» оешмасы Кукмара шәһәрендә 125 урамга хезмәт күрсәтә.

2022 елның 11 ноябрендә Кукмара районы буенча РФ ЭЭМ ЮХИДИИ ДБД һәм раса Дәүләт автоинспекциясе инспекторы полиция капитаны Ранил Гыйниятуллин балалар белән «балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау»темасына әңгәмә үткәрде.

2022 елның 9 ноябрендә «СОК «Барс Арена» МБУ базасында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы яшүсмерләр командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды.

Өстәмә белем бирү педагогы Галләмова Әнисә Марсель кызы җитәкчелегендәге «Галактика» балалар иҗаты үзәгенең «Оста куллар» берләшмәсе укучылары махсус операциядә катнашучы һәм уку үзәкләрендә булган хәрби хезмәткәрләр өчен балаклавлар тегәләр.

11 ноябрь көнне район мәдәният йортының иҗат төркеме  һәм автоклуб Кәчимер  авылы мәдәният йортында "Җыр - моңнардан күңел нурлансын" концерт программасын тәкъдим итте.

10,11 ноябрь көннәрендә район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган район бәйгесенең  сайлап алу туры үтте. Жюри тарафыннан 130- дан артык чыгыш каралды. Иң яхшы номерлар Әниләр көненә багышланган Гала концертта чыгыш ясаячаклар.

12 ноябрь көнне  район мәдәният йорты сәхнәсендә "Уйнагыз, гармуннар" бәйгесе узды. Бәйгедә 20-дән артык гармунчы һәм  баянчылар катнашты.  Һәрбер  музыкантка диплом һәм буләк тапшырылды.

Милек салымнарын түләү срогы тәмамланганчы ике атна кала. Аларның гражданнары агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә тиеш. Бүгенге көндә барлык транспорт һәм күчемсез милек хуҗаларына 2021 ел өчен салым хәбәрнамәләрен җибәрү тәмамланды.


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Борковских А.К. ll - коррекция төркеме балалары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча "Мавыгуларым дөньясы" дигән дәрес уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International