31 октябрь С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Манзарас урта мәктәбенең 7а һәм 7б сыйныф укучылары өчен китапханәче Ләйсән Ахметова «Сәламәт яшәү, яисә сәламәт яшәү рәвешенең төп әмерләре» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларга сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре турында сөйләде, алар арасында дөрес туклану, тулы йокы, актив эшчәнлек, актив ял итү һәм начар гадәтләрдән баш тарту. Балалар “Сәламәтлек кәрзинен” җыйды, «Монда нәрсә шифрланган» уенында катнашты. Чара видеоролик карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Иксанова Юлия Сергеевна «Алкогольнең балалар организмына йогынтысы» дигән темага чираттагы «Медицина сәгате»уздырган.
Кукмара автомәктәбе Татарстан икътисад министрлыгы оештырган бәйгенең «2021-2022 елларда Кукмара шәһәрендә картинг секциясе» номинациясендә 300 мең сумлык грант отты.
Өч бала тәрбияләүче гаиләнең иртәсе сәгать дүртенче яртыдан ук башлана.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә физиотерапия буенча шәфкать туташы Нәбиева Лилия Харис кызы «Организмны чыныктыру»дигән темага Медицина сәгате уздырган.
2022 елның 28 октябрендә чаңгы ярышлары буенча тренер Ләйсән Гобәйдуллина җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр «Көзге игелеклелек атнасы» акциясе кысаларында «Чиста йорт» чарасында катнаштылар.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Исәнме, алтын Көз!» дип исемләнгән чара үткәрелде.
Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә МАТР юнәлешендәге махсус олимпиада кысаларында «Бөтендөнья гимнастика көне»уздырылган.
Бүген, җомга намазыннан соң, Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» («Боевое братство») оешмасыннан өч машина гуманитар ярдәм Луганск республикасына кузгалды.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе исегезгә төшергәнчә, «физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисыннан файдаланучылар бушлай һәм теләсә кайсы вакытта көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган физик затны исәпкә кую турында электрон таныклыкны йөкли алалар. Документ салым органы офицеры имзалаган һәм мөһер белән расланган кәгазь күчермәсе кебек үк юридик көчкә ия.