ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 25 августында чаңгы ярышлары буенча тренер Илфар Сәлахов дуатлон үткәрде.

2022 елның 4 сентябрендә тренер Илфар Сәлахов җитәкчелегендәге «чаңгы ярышлары» бүлегендә тәрбияләнүчеләр «Көз сулышы-2022» роллерлы  ярыммарафонында катнаштылар.

2 сентябрьдә хезмәт күрсәтү бүлегенең баш китапханәчесе Гарипова Л. Д., 4 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган: «Терроризм тынычлык афәте»  диспутын үткәрде. Укучыларга "террорчылык" төшенчәсен билгеләү, бөтен кешелеккә террорчылыкның нинди куркыныч тудыруы, соңгы унъеллыкның зур террактлары турында сөйләделәр. Укучылар 2004 елның сентябрендә Төньяк Осетия Республикасының Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә фаҗигале вакыйгалар елъязмасын тыңладылар. Чара ахырында Лилия Дамир кызы «Бөтен дөнья террорчылыкка каршы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

3 сентябрь көнне МБУ "Район мәдәният йорты"  хезмәткәрләре, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты һәм мәгариф идарәсе белән берлектә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган митинг оештырдылар.

3 сентябрь, Кукмарада «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясе узды. Бөек Ватан сугышы белән бәйле, тест формасында булган 25 биремне 45 минут эчендә үтәделәр.

3 сентябрь көнне Бөтенроссия күләмендә үтә  торган "Диктант Победы" акциясе кысаларында район мәдәният йорты һәм Манзарас авыл мәдәният йорты коллективлары А.М.Булатов исемендәге Күппрофильле лицейда һәм С.А.Ахтямов исемендәге Манзарас урта мәктәбендә диктантта катнашучыларга, һәрби патриотик тематик концерт тәкъдим иттеләр.

3 сентябрь - Россиядә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне. 

На мероприятии дети просмотрели презентацию  о трагедии в Беслане, ознакомились с понятиями терроризм, экстремизм, их проявлениях.


2
сентябрь, 2022 ел
җомга

С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 6а сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова бердәмлек көненә багышланган «Фаҗига кабатланырга тиеш түгел» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Ул электрон презентация ярдәмендә терроризмның нәрсә булуы, аның нәтиҗәләре, Бесландагы фаҗига, соңгы елларда булган терактлар турында сөйләде. Шулай ук балаларны җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Чара ахырында «Тормыш тамчысы» акциясе үткәрелде.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  мәктәп яшендәге балалар белән « Безгә тынычлык кирәк! Без экстремизмга каршы!».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International