ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Нуриев Рамил Бари улы «ТНВ» телеканалында «Манзара» программасының кунагы булды һәм Вахитов авылында Арт-резиденциягә әзерлек турында сөйләде.

«Авылга да, шәһәргә дә " арт-резиденциясенә гаризалар кабул итү төгәлләнде.

60тан артык гариза катнашу өчен җибәрелде. Аларның 24е генә сайлап алыначак. Уртача алганда, конкурс бер урынга 3 кеше тәшкил итә


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Нур Баян микрорайоны соңгы елларда аеруча үсте. Биредә күпкатлы йортлар да күп, мәктәп, балалар бакчалары бар, даруханә, кибет эзләп тә әллә кая барасы түгел... 

26 июль көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы һәм автоклуб Иске Юмьяда Авыл көне бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәмне ачып җиберде Иске Юмья авылы тарихына багышланган чыгыш белән В. Н. Рамазанов. Чара «Кичке уен» формасында узды, программада: татар, удмурт халык һәм заманча җырлары яңгырады, тамашачылар белән халык биюләре оештырылды. Программада район мәдәният йортының иҗат коллективы белән «Баламишкин» халык гармунчылар  ансамбле,  «Инвожо» фольклор ансамбле, «Вуюись» вокаль ансамбле һәм аерым башкаручылар  чыгыш ясады. Концерт Украинада махсүз операцияда катнашучы хәрбиләргә теләктәшлек акциясе кысаларында үтте.

Югары тогенлы кош гриппы буенча эпизоотик хәл начараюга бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең имин булмаган субъектларыннан кошлар гриппына юл куймау буенча тулы чаралар күрергә. Эпизоотик хәл кискенләшкән чорда Кукмара район ветеринария берләшмәсе Татарстан Республикасында кош гриппы таралуга юл куймау буенча ветеринария законнары таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә тәкъдим итә.


26
июль, 2022 ел
сишәмбе

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тегү остаханәсендә балалар «Лоскутная мозаика»техникасын өйрәнделәр.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту максатыннан, Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ут белән сак бул!» дип исемләнгән видеосюжет күрсәтелде.

Халык сәнгате елы кысаларында,  Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татар халкының гореф-гадәтләре» дигән темага әңгәмә  уздырылган.

Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Туган көн » бәйрәме уздырылды.

«Контент-марафон» республика проекты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International