ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Вахитов Арт-резиденциясенә Альбина Нәфигова киләчәк .

Альбина крутой кино өлкәсендә иң яхшы белгеч. Ул киноны ничек төшерүләрен, прокатка ничек чыгаруларын белә. Аның кинофестивальләрне, питчингларны, Премьерны оештыруда тәҗрибәсе зур.

19 июль көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы һәм автоклуб Нырты авылында яшәүчеләргә концерт программасы тәкъдим иттеләр. Чара «Кичке уен» формасында узды татар халык һәм заманча җырлары яңгырады, тамашачылар белән халык биюләре оештырылды. Программада район мәдәният йортының иҗат коллективы белән «Баламишкин» халык гармунчылар  ансамбле,  «Сердәш» вокаль ансамбле, «Сылу кызлар» дуэты һәм аерым башкаручылар  чыгыш ясады.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә “Җитезләр, кыюлар, көчлеләр, уңганнар” дигән спорт ялы узды.

Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Без төрле, әмма без бергә»дигән темага әңгәмә уздырылды.

"Нараткай" лагерында күптән көтелгән "Форт Боярд"уены узды. Әлеге чараның максаты-QR-код ярдәмендә сыйныф эзләү, аны теге яки бу сынауда катнашырга мөмкин иде. Уен күңелле һәм азартлы узды, һәр команда катнашучысы җиңәргә теләде.

14 нче көн

Көн буе лагерь территориясендә яңгыр яуды, әмма бу күңел ачу өчен зур киртә булмады. Башта балаларга "Форпост" һәм "Ялкын"хезмәткәрләре килде. Кунаклар Интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, шулай ук яшь күршеләр өчен уеннар үткәрделәр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы «Милосердие «мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм реабилитацияләү системасын формалаштыру» программасы буенча эллиптик тренажер сатып алынды.

15 нче июль көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., китап укучылар өчен   2 нче яртыеллыкта уку залына килә торган газета-журналларга күзәтү үткәрде. Һәрбер укучы үзе яратып укый торган “Сөембикә”, “Мәйдан”,”Казан утлары”, “Веста”, “Ирек мәйданы, һәм башка газета-журналлар белән таныштылар.

 

Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 14.07.2002 елда шәфкать туташы Иксанова Юлия Сергеевна балалар белән «Витаминнар һәм аларның әһәмияте» дигән темага «Медицина сәгате»үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - идарә) 2022 елның 1 августыннан 12 августына кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрүе турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International