ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

27 апрель көнне Вахит кызы Гобәйдуллина Нәргизә Республика күләм уза торган "Татар кызы 2022" бәйгесенең Саба районы Шәмәрдән җирлегендә узган 1 нче сайлап алу турында Кукмара данын лаеклы яклап диплом белән бүләкләнде.

“Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне” һәм “Эковесна-2022” республика акциясе

"Эковесна -2022"

«Эковесна-2022»

"Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия иреклеләр акциясе, "ЭКОяз - 2022" республика акциясенең санитар - экологик икеайлыгы кысаларында «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет  оешмасы хезмәткәрләре чишмәләрне чистарту, агачлар утырту буенча өмәләр оештырдылар, өлкәннәргә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр.


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

26 апрель көнне район мәдәният йортында Чернобыль АЭСындагы авариядә  һәм башка һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә багышланган тематик кичә булып узды. Кичә барышында Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүдә катнашкан якташларыбыз белән очрашу булды. Тематик өлештән соң «Чернобыль»дигән нәфис фильм күрсәтелде.

26 апрель көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Г.Тукайның туган көненә һәм Туган тел көненә багышланган "Тукайны укыйбыз" район бәйгесе узды. Бәйгедә туксаннан артык башкаручы һәм нәфис сүз осталары катнашты.

26 апрель көнне Үзәк китапханәдә Чернобыль һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган түгәрәк өстәл узды. Катнашучыларның сорауларына  Кукмара муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Гарифуллин А.Х., Җамалиева С.В., Төхбәтуллин М. Г., Садыкова Р. Р, Хакимова Р.Т., җавап бирде.

 

 

"Георгий тасмасы" акциясе шундый девиз астында узды.
Георгий тасмасы-Җиңү символы. Миллионлаган кешеләр өчен Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә Георгий тасмасы хәтер, буыннар бәйләнеше һәм хәрби дан символы булып тора. Кызганычка каршы, кайбер илләрдә әлеге символны күрсәтүне тыю тенденциясе барлыкка килде.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Язгы игелек атнасы" #Язгы игелек атнасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #ДОБРЫЙТАТАРСТАН # ДОБРЫЙТАТАРСТАН " Бөтенроссия иреклеләр акциясенә кушылдылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International