ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәге тәрбиячесе Хәкимуллина Г.Р балаларда вак һәм гомуми моториканы үстерү ысулларына багышланган «Сәламәтлек безнең кулда» дигән консультация үткәрде.

25 апрель көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә бердәм иммунизация атнасы һәм халыкның йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең мөһимлеге турында белемнәрен күтәрү кысаларында кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Иммунизация кеше гомерен саклап кала» дигән видеоролик күрсәтелде.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Юл йөрү кагыйдәләре» дигән танып-белү дәресе  уздырылды.

25 апрель көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Аларның исемнәрен хәтерлә» дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Анда А.М.Булатов исемендәге күппрофильлле лицейның 3в сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Гөлфия Хафизова балаларга  Бөек Ватан сугышы турында сөйләде. Алар яшь геройларның тылда, партизаннар отрядларында һәм сугышта булган батырлыклары турында зур игътибар белән тыңлады. Чара ахырында катнашучылар сугышта һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук укучылар өчен китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, анда Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбияты тәкъдим ителде. Чара ахырында барлык балаларга Георгий тасмалары таратылды.

# ВсероссийскаяакцияГеоргиевская ленточка

25 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе, «Ромашка» балалар бакчасы белән берлектә, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Без - Тукайлы балачактан» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Конкурста Вахит, Олыяз, Починок-Шәмәрдән, Ядегәр авыллары балалар бакчаларының төрле яшьтәге төркем балалары һәм «Ромашка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты.

Китапханәче Фирдания Закирова балаларга Г.Тукайның балачагы, мәдрәсәдә уку һәм тормыш еллары турында сөйләде. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Соңыннан балалар Тукай әсәрләре буенча ясаган  рәсемнәрен күрсәтте. Балалар үзләренең яраткан әкият геройларын яратып сурәтләгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

#136летсоднярожденияГабдуллыТукая

#ВесенняяНеделяДобра; #ДобрыйТатарстан; #ТвориДобро

 

"Эковесна-2022"

"Эковесна-2022"

Экологик өмә

2022 елның 4 маеннан да соңга калмыйча физик затлар 2021 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга һәм физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш.


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында « Олимп» спорт мәктәбе хезмәткәрләре территорияне җыештыруда актив катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International