27 апрель көнне Кукмара Үзәк китапханәсендә удмурт халкының иң күренекле вәкилләренең берсе - галим, философ Альберт Алексеевич Разинның «Разин - киләчәк компасы» исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
26 апрель көнне Язгы игелек атнасы кысаларында АНО «СКЦ «БиблиоСвет» Иске Юмья авылы китапханәсенә китаплар бүләк итте.
27 апрель көнне РФдә бердәм иммунизация атнасы кысаларында үзәк китапханә укучылары өчен «Иммунизация кеше гомерен коткарыр» дигән видеоролик күрсәтелде.
"Эковесна-2022"
“Эколят - табигатьнең яшь яклаучылары!”
27 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе, «Миләшкәй» балалар бакчасы белән берлектә, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрде. Конкурста «Миләшкәй», Село-Чура, Поршур, Лубян балалар бакчаларының төрле яшьтәге төркем балалары катнашты.
Китапханәче Фирдания Закирова шагыйрьнең язмышы, авыр балачагы, иҗат юлы турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды. Әңгәмә электрон презентация белән үрелеп барды.
Милли костюмнар кигән балалар Тукайның туган телгә, туган якка, аның табигатенә багышланган шигырьләрен сөйләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.
26 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә «Гомерендә – халкы язмышы, җырларда – халык моңнары» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрелде. Чарага Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиясенең 1б сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче Ләйсән Әхмәтова балаларга шагыйрьнең катлаулы тормыш юлы һәм иҗади мирасы турында сөйләде, презентация күрсәтте, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Чара ахырында балалар мультфильмнар карады һәм «Туган тел» җырын башкарды.
26 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Тукай кайта безгә һәр язда» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрелде. Чараның кунаклары «Чулпан» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр булды. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга презентация ярдәмендә шагыйрьнең авыр балачак, иҗади юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Соңыннан балалар татар костюмнарында шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Китапханә исеменнән балаларга грамоталар тапшырылды. Чара ахырында балалар «Шүрәле», «Су Анасы», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк» мультфильмнарын карады, «Туган тел»җырын башкарды.
Мәмәшир авылы мәдәният йортында 27 апрель көнне Зур Сәрдек жирлеге мәдәният йорты хезмәткэрләре катнашында "Буыннан - буынга кучкән мирасыбыз" проекты кысаларында зур чара булып утте.