ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе кече мәктәп балалары өчен “Дару үләннәре” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар үсемлекләрнең шифалы үзлекләре, дәвалау үләннәрен җыю һәм саклау кагыйдәләре турында белделәр. Шулай ук дару үләннәре турындагы китаплар белән таныштылар табышмакларга җаваплар таптылар. Барысына да күңелле булды.


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Кукмараның истәлекле урыннарын барлаганда бу төбәктә итек басуны сәнәгать нигезенә салган бертуган Комаровлар 1870 елда төзеткән ике катлы таш бинага аерым тукталып узасы килә.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, элекке милли уеннарны искә алып, җырлы- биюле йолаларны башкарып, Зур Кукмара авылының Эшче урамының су буенда кич утыру оештырылды. Халык рәхәтләнеп күңел ачты, онытыла башлаган “Капкалы”, “Тәңкә салыш”, “Назалы” уеннарында бик теләп катнашты. Кич утыру матур Шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Хөрмәтле ата-аналар!


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

26 июль көнне Үзәк китапханә һәм С. Михалков исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре Пахомова В. Г., Хафизова Г.М. «Сосенка» сәламәтләндерү лагерендә «Сто затей для друзей» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Чара барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннар һәм конкурсларда катнаштылар.

 Чараның икенче өлешендә китапханәчеләр «Россия белән горурланыр өчен Хәрби флот»дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара Хәрби-Диңгез Флоты һәм тарих көненә багышланган

 

22 июль көнне Үзәк китапханәнең абонементында «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» уңаеннан «Әйдәгез шигырьләр белән сөйләшик» дип исемләнгән әдәби-шигъри сәгать үткәрелде. Чарада шигъри сүзгә  мәхәббәт белән берләшкән төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Чара барышында күренекле шагыйрьләр-рус һәм татар әдәбияты классиклары, заманча авторларның һәм катнашучыларның  үз  шигырьләре яңгырады.Әлеге чараны китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы уздырды.

 

Көндәлек оператив фараз

Махсус олимпиада – 2022 проектын тормышка ашыру кысаларында, Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  балалар катнашында «Ә безнең ишегалдында...» дигән спорт бәйрәме уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International