ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

14 июнь- Бөтендөнья кан донорлары көне. Шул максаттан мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән “Кан бирү- башкага гомер бирү” дигән темага информация сәгате үтте. Укучыларга донор сүзенең мәгънәсе аңлатылды. Нинди кешеләрне “донорлар” дип атаулары турында фикер алышынды. Аларның батырлыклары турында да әйтелде.

  Зур Сәрдек авылы китапханәсендә төрле яшьтәге балалар белән “Куркынычсыз Интернет – минем дустым” дигән сыйныф сәгате үтте.Балалар Рунет, интернет кебек төшенчәләрнең мәгънәләрен китапханә фондында булган сүзлекләрдән карап белделәр. Интернеттан файдалану буенча төрле биремнәрне үтәделәр.

Зур Кукмара авылы китапханәчесе урта мәктәбенең мәктәп яны лагеры укучылары белән Сабантуй бәйрәме үткәрде. Бәйрәм “Сабантуй” җыры белән башланып китте. Спорт уеннары белән бергә татар халкының милли уеннары “Гөлбану”, “Биш парлы” кебек уеннар да уйналды. Катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 Зур Кукмара авылы китапханәчесе урта мәктәбенең мәктәп яны лагерына йөрүче  укучыларны китапханәгә экскурсиягә чакырды. Укучылар китапханә тарихы  борынгы китапларның нинди булулары турында танышып үттеләр. Китапларның киштәләргә урнашу тәртибе турында да аңлатылды һәм китапларны һәрвакыт  саклап тотарга кирәклеге әйтелде

Зур Кукмара авылы китапханәчесе урта мәктәбенең мәктәп яны лагеры укучылары белән “Без яши торган төбәк” дип исемләнгән викторина үткәрде. Укучыларга үзебезнең туган ягыбыз Кукмара, авылыбыз – Зур Кукмара турында мәгълүмат бирелде. Аннан 2 командага бүленеп викторина үтте. Укучылар якташ язучылар, истәлекле урыннар, атамалар, чишмәләр, елгалар , күренекле кешеләргә багышлап төзелгән сорауларга бик теләп җавап бирделәр.


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

 Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы турында опертив фараз.

Бүген С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 4нче мәктәп каршындагы лагерьда ял итүче балалар кунакта булды. Китапханәче Алсу Баһавиева «Солнечное настроение» дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Балалар төрле күңелле һәм танып-белү уеннарында катнашты, биремнәр үтәде, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирде.

 16 июнь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Фирдания Закирова «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен «Юл фәннәре әлифбасы» дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Чара башында ул китапханә буенча экскурсия үткәрде, китапханәдән файдалану кагыйдәләре, төрле хезмәт күрсәтү зоналары белән таныштырды.

Соңыннан Фирдания Фирдинант кызы балаларны юл билгеләре белән таныштырды, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде, светофорның кызыл, сары, яшел төсләре турында сөйләде. Балалар «Әияти транспорт» викторинасы сорауларына җавап бирде, юл йөрү кагыйдәләрен ныгытты. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика кырларында үсемлекләрне яфрактан тукландыру турында сөйләде.

Кисәтү
2021 елның 16-17 июнендә Татарстан Республикасында урманнарның югары янгын куркынычын саклау турында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф).
Кисәтү
уңайсызлыклар комплексы турында
метеорологик күренешләр 2021 елның 16 июнендә көндез һәм кич белән (6дан 23 сәгатькә кадәр) Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 24 метрга кадәр (Казанда 15-20 метрга кадәр), урыны белән көчле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2021 елның 16 июненә
2021 елның 15 июнь 18 сәгатьтән 16 Июнь 18 сәгатькә кадәр

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр.
Аерым районнарда яшен, боз.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан 6-11 м / с, урыны белән көчәйгәндә 14 м / с га кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә 15-20 м/с га кадәр, көндез урыны белән 24 м/с га кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +16..+19˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +29..+32˚


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International