ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2021 ел
чәршәмбе

19 май көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., «НАЗ «ҮСП» да ял итүче пенсионерлар өчен, «Славянское культурное наследие» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

Чараның максаты-уртак уен гамәлләре барышында Күңелле кәеф атмосферасы тудыру, рекреацион күнекмәләрен үстерү, әйләнә-тирә мохитне һәм эрудицияне киңәйтү, сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыру.

19 май көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Ядегәр урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен китапханәче Алсу Баһавиева «Китапханә буйлап сәяхәт» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Экскурсия барышында балалар китапханә, китаплардан файдалану кагыйдәләре, китап күргәзмәләре, төрле хезмәт күрсәтү зоналары белән танышты. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашты, табышмакларга җавап бирде, викторина сорауларына җавап бирде, китаплар һәм журналлар карады.


18
май, 2021 ел
сишәмбе

17 майдан 30 майга кадәр Россиядә масштаблы белем бирү акциясе – «Бөтенроссия салым диктанты»старт ала.

Вебинарда махсус салым режимнарын кулланганда актуаль мәсьәләләр каралачак

Бүген С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Урта Комар урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кунакта булды. Балалар китапханә, китап куллану кагыйдәләре белән танышты, китапханәнең төрле зоналарында булды, китаплар һәм журналлар карады.

 

1. Метеорологик фараз
Кисәтү
2021 елның 17 маеннан 24 маена кадәр Татарстан Республикасында күпчелек территориядә урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), урыны белән урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 сыйныф) көтелә.
19 нчы майга начар метеорологик күренешләр көтелми
2021 елның 19 маеннан
2021 елның 18 май 18 сәгатьтән 19 май 18 сәгатькә кадәр

Туган телләр елы уңаеннан Манзарас авыл китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Дуслык бәйрәме” әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халык характеры, аның хәтере, тарихы, рухи куәте булуын белделәр.

Туган телләр елы уңаеннан Манзарас авыл китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Дуслык бәйрәме” әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халык характеры, аның хәтере, тарихы, рухи куәте булуын белделәр.


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирелә. Бүген тернәкләндерү курсы узучы балалар белән «Мавыгулар дөньясы»дигән дәрес үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International