17 май көнне хезмәт күрсәтү бүлеге баш китапханәчесе Гарипова Л.Д., Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган «Ушедшим – память, живущим - жизнь» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында Лилия Дамир кызы, компьютер презентациясе ярдәмендә, ВИЧ-инфекциясенеж йогышу юллары юллары, профилактика һәм зарарланудан саклану ысуллары турында сөйләде.
2021 елның 14-16 май көннәрендә Казан шәһәрендә 2010 елгы командалар арасында «Зилант Cup» хоккей турниры узды, анда «Ягуар-2011» командасы катнашты
14.05.20021 елда Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә физиотерапия буенча шәфкать туташы Нәбиева Лилия Харис кызы тернәкләнү узучы балалар белән «Электротравма, электр тогы белән зарарланган вакытта беренче ярдәм» дигән темага «Медицина сәгате»үткәрде.
Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көненә багышлап, уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 8 нче сыйныф укучылары өчен, "СПИД: без мифоф и иллюзий" дип исемләнгән танып-белү әңгәмә үткәрде.
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әдәпле сүзләр” дип исемләнгән әдәплелек дәресе үткәрде. Чара барышында «Әдәпле сүзләр» китабыннан хикәяләр укылды. Балалар ешрак игелекле эшләр башкарырга һәм әдәпле сүзләрне ешрак кулланырга вәгъдә иттеләр.
15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә - иң кадерлесе, һәр кеше тормышында булган иң мөһиме. Шушы уңайдан Аш-Буҗи авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Тормыш яме-гаилә белән» дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Балалар үз гаиләләре турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар, гаиләнең әһәмияте турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Ирле-хатынлы Галимҗановлар 1971 елда таныша.
Асан-Елга модель авылы китапханәчеләре #Остановим_СПИД _Россиякүләм акциясенә бергә кушылды. Бу үлем куркынычы белән бәйле проблемаларның актуаьлеген аңлау йөзеннән акциядә катнашучылар махсус акция өчен эшләнгән бердәм символиканы кулландылар, шулай ук социаль челтәрләрдә чаралар барышын яктырттылар.
Әсән-Елга авылы китапханәче өлкән сыйныф укучылары өчен “Без сәламәтлекне сайлыйбыз” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул балаларга ВИЧ авыруының ничек барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Бу авыруны йоктырмас өчен, нәрсә эшләргә кирәклеге турында әйтелде. Чара презентация белән үрелеп барды.
15 май Халыкара гаилә көне уңаеннан Чишмәбаш авылы китапханәчесе авылыбызның иң актив, иң тату гаиләләреннән булган Гөлназ һәм Динар Галимзяновлар гаиләсен котлап кайтты.