ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

11 март көнне балалар китапханәсендә"Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен китапханәчесе Фирдания Закирова Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырды, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләде. Балалар татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, халык иҗаты китаплары белән танышты.

"СМАРТ" халыкара мәгариф академиясе дипломы белән «тау чаңгысы спорты» бүлегенең «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Россия Федерациясе һәм якын чит илләр мәгариф учреждениеләре арасында ачык беренчелекнең «1 минуттан сикерү» дисциплинасы буенча шәхси зачетта «Чемпионнар лигасы-2020» Наумова Лариса – 1 урын, Комарова Алена - 3 урын, «урыннан озынлыкка сикерү» дисциплинасында Комарова Алена - 1 урын, Наумова Лариса-3 урын бүләкләнде.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенең гражданнарны бергәләп кабул итүе

Мәмәшир авылы китапханәсендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап , "Нур" клубы  белән, "Милли киемгә мәдхия"дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Кичә хәзерге татар милли киемен булдыру тарихы, костюм элементларыннан торган  китап күргәзмәсе белән танышудан башланып китте.Чарада клуб әгьзалары татар халык җырларын,уеннарын искә төшерделәр.

Манзарас авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Туган авылым минем Манзара" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Кунакка Манзарас авылында туып шунда гомер кичерүче Ямалиева Флюра апа,һәм  Валиева  Марзия апалар чакырулы иде. Кунаклар балаларга матур итеп Тукайның "Эшкә өндәү", "Карак мәче", Бари  Рәхмәтнең "Әтәч" шигырьләрен сөйләп үтте. Кичә ахырында балалар әбиләргә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Район Мәдәният йортында бик матур чара – Кукмараның үсеше өчен зур көч куйган, иң күп эшчәнлеге районыбыз белән бәйләнгән Атлас Минхәер улы Булатовка багышланган «Кукмара. Булатов дәвере» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды.

Туембаш авылында яңа төзелгән авыл җирлеге бинасын ачу тантанасы булды.

10 март көнне балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 4б сыйныф укучылары өчен китапханәчесе Гөлфия Хафизова «Песиләр китап битләрендә» дип исемләнгән экологик уен үткәрде. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашты,  китаплар һәм журналлар белән танышты. Чара клип карау белән тәмамланды.

 

10 март көнне Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г., АНО «ЦСП «НАЗ»да ял итүче пенсионерлар өчен «Олы картлыкка кадәр шатлыкта яшәгез» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Валентина Геннадиевна конкурслар һәм биремнәр белән күңел ачу программасы әзерләгән иде.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International