ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2021 ел
җомга

Сәрдекбаш авылы китапханәчесе өлкән сыйныф укучылары өчен милли каһарман һәм урта гасыр полководецы, Киев Русе кенәзе Александр Невскийның шәхесенә багышланган чара үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән "Александр Невский тарихы балаларга"дип исемләнгән видеофильмын карадылар. Чара вакытында укучыларга Россиядә Александр Невский ордены булдырылуы билгеле булды.

Сәрдекбаш авылы китапханәсендә "Укучылар өчен мәдәният" проекты нигезендә "Әбием сандыгының серләре" дип исемләнгән күргәзмә дәрес уздырылды. Китапханәче балаларга элек сандыкның ни өчен хезмәт иткәнен, халкыбызда аның кадерле ядкарь икәнен аңлатып китте.

Югары Кузмис авылы китапханәсендә экскурсия белән «М.П.Прокопьев исемендәге  башлангыч сыйныф укучылары булды. Балалар "абонемент", "уку залы", "формуляр" кебек сүзләрнең нәрсә икәнен белделәр.

Балалар өчен  төзелгән “Бу әкиятләр нинди гүзәл?” дип исемләнгән викторина мавыктыргыч булды. Биремнәрне барысы да бик яхшы үтәделәр.

13 март көнне Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында «Май чабу», «Нәүрүз»не каршы алу бәйрәме узачак.


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышы чорларының яшерен архив документлары күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 11-22 мартта, 8.00-19.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Ял көннәре-14, 21 март

2021 елның 11 мартында Кукмара «Олимп» һәм Бөгелмә  «Арслан» командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.

11.03.2021 елда Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә дәвалау физкультурасы инструкторы Гөлчәчәк Илдар кызы Шакирҗанова 2 коррекция төркеме балалары белән «Аң югалтуда беренче ярдәм күрсәтү» дигән темага «Медицина сәгате» үткәрде.

1. Метеорологик фараз

Начар метеорологик күренешләр фаразланмый

2021 елның 12 мартына

2021 елның 11 март 18 сәгатьтән 12 март 18 сәгатькә кадәр

Бүген АНО «ЦСП «Наз» да ял итүче пенсионерлар балалар китапханәсендә экскурсиядә булдылар.

Чишмәбаш  авылы китапханәчесе  Кояшкай  балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен “Китап – бөек тәрбияче” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар яңа китаплар белән танышып чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International