ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне үткәрелү сәбәпле «пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» («Tackling Plastic Pollution») девизы астында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылды.

2021 елның 9 мартында  Кукмара шәһәренең «Олимп» һәм Әлмәт шәһәренең «Нефтяник» командалары арасында хоккей буенча 2008 елгы Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Матч «Олимп»  файдасына 10:6 исәбе белән тәмамланды.

     2021 елның 5-7 мартында боз сараенда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган 2012 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда 8 команда катнашты

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Гаилә- сихри көч” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздыруда катнашты. Әлеге чарада җирлегебездән 3 матур, тигез гаилә көч сынашты. Бәйрәм җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

Зур Кукмара авылы китапханәсе өлкән яшьтәге 8 б сыйныйф укучылары белән “Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Балалар үз чиратында шәфкатьлелек сүзенең ничек аңлауларын тормыштан мисаллар чыгып аңлаттылар.

Бәйрәм алдыннан 8 март көнне Югары Кузмис авылы китапханәчесе өлкән сыйныф укучылары өчен “Ягез әле кызлар!” дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Ике команда көч сынашты. Төрле конкурсларда катнашып, кызлар үзләренең зирәклекләрен,  тапкырлыкларын иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар.


8
март, 2021 ел
дүшәмбе

Бәйрәм белән сезне, гүзәл затлар!

Бәйрәм белән сезне, гүзәл затлар!


7
март, 2021 ел
якшәмбе

Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халык ара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз–ул тулы бер донья, аның куңеленә мэхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң кочле Ана хисләре дә, гаилэ учагы жылысы да сыйган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International