ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

16 февраль көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова 3нче мәктәпнең 6б сыйныф укучылары өчен «Безнең хәтердә» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Ул балаларны Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырды, катлаулы шартларда батырлык күрсәтүләре, хәрби антка һәм бурычка тугрылык саклап калулары турында сөйләде. Ул «Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә» дигән презентация белән үрелеп барды. Чара китапларга күзәтү, «Хәтерлибез» видеоролигын һәм “Әфганстан турында" видеоклипын карау белән тәмамланды.

15 февраль көнне ФОРПОСТ яшьләре өчен үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Л.Р. «Муса Җәлил исеме улемсез» дип исемләнгән компьютер презентациясе белән әдәби сәгать үткәрде. Чара М. Җәлилнең 115 еллыгына багышланган.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

16 февраль көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова Түбән Өскебаш урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары өчен "Китап-белем чишмәсе"дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар китапханәче белән бергә китапханә буйлап сәяхәт итте: абонементның нәрсә икәнен белде, китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән танышты, китапларны ничек сайларга һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белде, китаплар һәм журналлар карады. Балалар «Кызыл китап»  белән танышты, китапка кертелгән сирәк һәм юкка чыккан хайваннар турында белде. Г. Тукайның «Китап» шигырен укыды һәм «Кулыгызга  китап алыгыз!» дип исемләнгән видеоклип карады.


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 нче елның 15нче февралендә Нырья авылы мәктәбе территориясендә 50дән артык спортчы В.М. Беркутов истәлегенә үткәрелгән чаңгы ярышларында катнашты.

2021 елның 15 февралендә чаңгы ярышлары буенча тренер Ләйсән Гобәйдуллина «Без сине, Әфганстанны хәтерлибез» дигән презентация белән тематик әңгәмә үткәрде

2021 елның 13 - 14 февралендә Казан шәһәрендә тимераякта фигуралы шуу буенча «Вираж Кубогы» ярышлары узды

   2021 елның 14 февралендә Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә һәм  Социалистик Хезмәт Герое Ф.И. Трещевның 100-еллыгына һәм юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү кысаларында «Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәбез» дигән хоккей буенча  турнир узды

Татарстан чаңгы юлы -спорт өлкәннәрен һәм яңа уенчыларны берләштерә торган чара

  2021 елның 15 февралендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  тәрбияләнүчеләр өчен «15 февраль-сугышчы-интернационалистларны искә алу көне» дип исемләнгән дәрес оештырылды.

2021 елның 16 февралендә 10.00 сәгатьтә Кукмара район мәдәният йорты бинасында Кукмара муниципаль районы Советының бишенче утырышы була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International