ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Ошь-Юмья авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен Әфганстан демократик республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган «Әфганстан: мәңгелеккә киткән көннәр» дип исемләнгән патриотик сәгате үткәрде. Балалар “Әфганстан: хәтер исән” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, видео карадылар.

Мәмәшир авылы китапханәсендә, ТР гербы кабул ителгән көн уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен "Татарстан символлары"дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чарада балалар презентация ярдәмендә Республикабызның башка символлары, алардагы тәсләрнең нәрсә аңлатуы, Гербтагы канатлы барс турындагы легенданы зур кызыксыну белән тыңладылар.

Мәмәшир авылы китапханәчесе  кече яшьтәге мәктәп укучылары белән "Ут дус та дошман да" дип исемләнгән мәгьлүмат сәгате үткәрде. Чара Күкшел янгын сүндерү часте хезмәткәрләренең катнашында  бик җанлы башланып китте. Алар балаларны үзләренең техникалары, кием-салымнары   янгынны нәрсәләр ярдәмендә сүндереп булганлыгына ачыклык кертте. Китапханәче Габдуллина Зөлфия С.Шәмсинең “Ут хәйләсе” исемле китабы белән таныштырды.

7 февральдә Татарстан Республикасы гербын кабул итү көне билгеләп үтелә. Бу көн хөрмәтенә Аш-Бузи авылы китапханәчесе 2 нче сыйныф укучылары өчен “Символлар нәрсә сөйли” дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар герб тарихы белән таныштылар, Татарстан Республикасы гербында символларның әһәмияте турында белделәр. Аннары балалар гербны аның төп төсләренә буядылар.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 7 февралендә Яр Чаллы шәһәрендә «Олимп» һәм «Чаллы» командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Матч «Чаллы»  файдасына 8:4 исәбе белән тәмамланды.

2021 елның 7 февралендә Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Чистай шәһәренең «Торнадо» командалары  арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Матч «Торнадо» файдасына 7:5 исәбе белән тәмамланды.

2021 елның 6 февралендә чаңгы базасында Кукмара шәһәренең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган чаңгы ярышлары узды. Ярышларда  43 бала катнашты

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «салым законнарындагы үзгәрешләр " темасына вебинарда катнашырга чакыра. Салым салуның патент системасын куллану үзенчәлекләре. 2021 елда салым агенты тарафыннан исәпләнгән һәм тотып калынган физик затлар кеременә салым суммаларын тутыру үзенчәлекләре» дигән темага семинар-киңәшмә булып узды, ул 2021 елның 11 февралендә 13:00 сәгатьтә узачак.

Чек сорагыз! Чекны тикшер!

5 февраль көнне «Сугышның хатын-кыз йөзе» проекты кысаларында, кичке (сменалы) мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен, үзәк китапханәче Гарипова Л.Д. «Ушла на фронт еще девчонкой» дип исемләнгән әдәби – кичә үткәрде. Чара шагыйрә Ю. Друнинага багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International