Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
2021 елның 5 февралендә Кукмара шәһәренең «Акулы» һәм Апасның «Беркуты » командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Матч «Акула» файдасына 9:1 исәбе белән тәмамланды.
Кукмара районының «Рассвет» агрофирмасының авыл хуҗалыгы кооперативында 1500 баш савым сыерга исәпләнгән яңа мегаферманың беренче корпусын эшләтеп җибәрделәр. Проектка инвестицияләрнең гомуми суммасы 930 млн. сум тәшкил итте.
5 февраль көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Баһавиева Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 6а сыйныф укучылары өчен «Йолдызлы сәгать» уен программасын үткәрде. Уен барышында балалар ике командага бүленде. Уен берничә турда узды, аларның һәркайсында сораулар һәм биремнәр күп булды. Балалар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр, белемнәрен сынадылар һәм ныгыттылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
Бүген «Йолдызлык» балалар бакчасының урта төркеме нәниләре балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Закирова Фирдания балалар өчен «Китапханәдә беренче тапкыр» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Алар китапханәнең ни өчен кирәк булуын, ничек язылырга мөмкин икәнлеген белде, нинди китаплар яшәгәнен күрде, китап һәм китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән танышты, китаплар, журналлар һәм видеоклип карады .
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Туган тел һәм халык бердәмлеге елы» һәм «Безнең куллар-эш өчен» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында «Татар милли киемнәре белән танышу» дигән дәрес узды.
2021 нче елда Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, «Демография»милли проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын кертү эшен дәвам итә.
Тематик «кайнар линия» оештыру турында
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Барысы да кызыклы» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Дәрес барышында балалар периодикның, вакытлы басмаларның нәрсә икәнен, газетаның журналдан нәрсә белән аерылуын, эчтәлеге буенча нинди журналлар булуын, «мөхәррир», «тираж», төшенчәсе белән танышуларын, балалар өчен китапханә нинди журналлар язуын белделәр.
4 февральдә балалар китапханәсендә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган «Туган телнең бәллүр чишмәсе" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрелде. Конкурста 7 нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасы һәм аларга беркетелгән Манзарас, Кәчимир һәм Киндер Күл авылларының аз комплектлы балалар бакчалары катнашты. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга туган телнең аһәңлеге, һәр милләтнең үз теле булуы, милли гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында сөйләде. Балалар рус, татар, удмурт һәм мари телләрендә шигырьләр укыды. Конкурска жюри нәтиҗә ясады. Барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды.