Мәмәшир авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Бездә кунакта булдыклы абый» дигән тематик дәрес үткәрде. Чарага серле сумка күтәреп кунак килде. Кунак балаларның мәкаль, табышмаклар буенча белемнәрен тикшерде.
Чишмәбаш авылы китапханәсендә Аркадий Гайдарның туган көне уңаеннан “Тормыш батырлык һәм үрнәк" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм аның китапларына күзәтү ясалды.
1. Метеорологик фараз
2021 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә начар метеорологик күренешләр көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- иртән һәм көндез көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр.;
- юлларда бозлавык.
2021 елның 24 гыйнварында Аш-Буҗи авылының ачык шугалагында командалары арасында «Ак Бүре»ХК кубогына хоккей буенча турнир узды.
2021 елның 24 гыйнварында Боз сараенда Кукмара муниципаль районы җитәкчеләре арасында туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган хоккей буенча матч узды.
2021 елның 22-24 гыйнварында Баулы шәһәрендә 2012 елгы командалар арасында «Дуслык Кубогы» хоккей турниры узды.
Ярышларда Баулы, Азнакай, Кукмара, Әлмәт, Уфа шәһәрләреннән командалар катнашты.
2021 елның 21-22 гыйнварында Югары Ослан районының Савино авылында тау чаңгысы спорты буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты узды. Ярышларда 140 тан артык спортчы катнашты.
Ярышларда 6 кыз командасы катнашты: Зилант 1(2006 елгы), Зилант 2(2007-2009 елгы), Арча, Әтнә, Теләче, Можга.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
2021 елның 23 гыйнварында Казан шәһәрендә 6, 7, 8-9, 10-11 яшьлекләр арасында Киокушинкай каратэ (ПКО) буенча укыту-тренировка семинары һәм укыту ярышлары узды.
Безнең клубта тәрбияләнүчеләр бу семинарда уңышлы катнаштылар :
Хаҗиев Кәрим Рашат улы, 11 яшь - 1 нче урын,
Фәтхуллин Камил Илшат улы, 10 яшь - 2 нче урын,
Ишмөхәммәтов Әхмәтхан Илнур улы, 10 яшь - 1 нче урын,
Фәтхуллина Динә Илшат кызы, 8 яшь - 3 нче урын,
Якубова Нәргизә Рафаэль кызы, 10 яшь - 3 нче урын,
Шагеев Булат Ильнар улы, 7 яшь - 1 нче урын.
Калганнары катнашу сертификатлары алдылар