ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2020 ел
җомга

Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә XIV нче төбәкара "Хәтер" татар җыр иҗаты фестиваль-конкурсы үткәрелде. Кукмара балалар музыка мәктәбенең "Сандугач" вокаль ансамбле 2 нче дәрәҗә Лауреат (җитәкчеләре-Каримуллин Н.Р, Юзмеева З.А), Хасанова Мәдинә 1 нче дәрәҗә Лауреат, Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы Каримуллин Нияз Ришат улы 1 нче дәрәҗә Лауреат исемнәренә лаек булдылар.


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Олимп» (Кукмара)  һәм «Айсберг» (Менделеевск) командалары арасында 2008 елда туган командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды

10 декабрь көнне «Миләшкәй» балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары «Китапханә, китап һәм мин – дуслар» дип исемләнгән китапханә дәресенә килде. Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия үткәрде. Балалар презентация карады, викторина сорауларына һәм табышмакларга җавап бирде, китап- журналлар белән танышты.

9 декабрь көнне үзәк китапханәгә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна экскурсия үткәрде.

2020 елның 9 декабрендә район мәдәният йортында "Яшьләр коррупциягә каршы!" Кукмара шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләренең яшь педагоглары һәм югары сыйныф укучылары командалары арасында ярышлар узды.

1нче гимназиянең Ч.Т.Айтматов исемендәге 4а сыйныф укучылары Ватан Геройлары көненә багышланган «Геройлар даны белән горурланабыз» дигән батырлык сәгатенә чакырылган иде.

9 декабрь көнне Манзарас авылының С.А.Әхтәмов исемендәге мәктәпнең 3а сыйныф укучылары балалар китапханәсенә кунакка килде. Китапханәче Гөлфия Хафизова китапханә буенча экскурсия үткәрде, соңыннан балалар «Живут на свете кошки» дип исемләнгән дәрес-презентация катнашты. Алар песиләр тормышындагы кызыклы фактлар, әдәби викторина сорауларына җавап бирде, конкурсларда катнашты. Чара ахырында балалар песи турында клип карады, төрле өстәл уеннары уйнады.

Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Компьютер ликбезы» технологиясе тормышка ашырыла.


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын арттыру максатларында 2020 елның 17 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «ачык ишекләр» көне узачак, ул Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлегендә түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ворошилов ур., 28, тел. 2-72-05.

9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International