26 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә әниләр көненә багышланган "Әнкәйләрне зурлыйк, олылыйк "дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмнең кунаклары "Сөембикә" клубында катнашучылар булды. Клуб җитәкчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы презентация белән әңгәмә үткәрде, әни образы чагылдырылган китапларга күзәтү ясады. Чәй табыны артында кунаклар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, тормышлары турында кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар. Аннан соң яңартылган китапханә буйлап экскурсия ясадылар.
Казанда туган телдә белем бирүче иң яхшы мәктәп һәм балалар бакчасын тәбрикләү тантанасы узды.
26 ноябрь көнне А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 6а сыйныф укучылары «Как важно знать свои права» дип исемләнгән танып-белү сәгатенә чакырылды. Балалар үзләренең хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, төрле конкурсларда катнашып, белемнәрен ныгыттылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
25 ноябрь көнне балалар китапханәсе «Йолдызлык» балалар бакчасы белән берлектә, Әниләр көненә багышланган «Йөрәгемнең иң түрендә иң кадерле әнием» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге төркем балалары катнашты.
Китапханә хезмәткәре Фирдания Закирова бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, әниләр турында китаплар белән таныштырды. Балалар әниләр турында Р.Миңнуллин, Э.Шәрифуллина, Е.Благинина, А.Барто, И.Токмакова, И. Саконская шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Җюри нәтиҗә ясады һәм балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.
Соңгы еллар дәвамында "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көнен халыкны кабул итү буенча чаралар үткәрү матур традициягә әйләнде. Агымдагы елда партиянең туган көненә багышланган гражданнарны кабул итү декадасы 1-10 декабрьдә узачак.
«Солдатларыбызны искә алып, догалар кылып, аларга рәхмәтләр укый торган мондый чаралар дәвамлы булсын иде», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.
25 ноябрь көнне китапханәче Валентина Геннадий кызы АНО "ЦСП НАЗ" да ял итүче пенсионерлар өчен әниләр көненә багышланган "Ана күңеленең яктасы" дигән бәйрәм кичәсе уздырды.
Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында терлекчелек тармагына караган семинар булды. Анда мал азыгының сыйфаты, рацион төзү, терлекләрнең сакланышы һәм башка мәсьәләләр каралды
Балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы Гобәйдуллин Әмир, Хәбибуллина Д.Р. җитәкчелегендә, «Muz Start Fest» Халыкара конкурсында катнашып, 1 дәрәҗә Лауреат Дипломын яулады.