ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Кукмара данын «Зилант» спорт  мәктәбенең самбо бүлегендә тәрбияләнүчеләряклады (Тренерлары  Марес Бәдертдинов , Данил Шиһапов һәм Альберт Шәңгәрәев).


8
ноябрь, 2020 ел
якшәмбе

Бердәмлек көне уңаеннан Чишмәбаш авылы китапханәчесе  кече яшьтәге балалар өчен "Дуслык һәм бердәмлек” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы, төрле милләт халыклары арасындагы  дуслык  һәм бердәмлек турында сөйләде. Бәйрәм барышында балалар өчен кызыклы уеннар оештырылды.

 Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Аш-Буҗи авылы китапханәчесе  табигатьтә кече яштәге балалар өчен “Бердәм булыйк, бергә булыйк” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар бәйрәм тарихы һәм Россия тарихы, Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский батырлыгы белән таныштылар.

Түбән Комар авылы китапханәчесе урта сыйныф укучылары өчен ТР Конституциясе көненә багышланган “Белем һәм законны үтә”дип исемләнгән хокук дәресе үткәрде. Балалар ТР Конституциясен төзү тарихы балаларның төп хокуклары бурычлары турында белделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Дәрес - рәсем бәйгесе белән тәмамланды.

Бишенче ел инде җирлекара үзәк китапханә «Зур этнографик диктант» халыкара акциясендә катнаша. Акцияне үткәрү Халыклар бердәмлеге көненә багышланган. Илдә бара торган эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып тестны узу өчен мәйданчыкка аз гына катнашучылар чакырылды. Акциядә китапханәчеләр үзләре һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. 45 минут эчендә 30 тест сорауларына җавап бирергә кирәк иде: гомуми характердагы 20 мәсьәлә, 10 - төбәккә каралган иде.

Чарада катнашучылар тест биремнәрендәге сорауларның кызыклы һәм танып-белү биремнәре булуын, безнең янәшәдә яшәүче халыклар турында белемнәрне тулыландыру максатыннан, аларның китапханәгә ешрак килү теләге тууын билгеләп үттеләр. Мондый акцияләр безнең күпмилләтле илдә яшәвебез турында уйларга ярдәм итә һәм үз мәдәниятебезне һәм башка кешеләр мәдәниятен хөрмәт итәргә һәм бәяләргә тиеш. Минемчә, "китапханә" - мондый  диктант өчен бик яхшы урын.

Түбән Комар авылы китапханәчесе кече сыйныфлар өчен ТР Конституциясе көненә багышланган "Дуслык боҗрасы"дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Ул балаларны бәйрәмгә нигез салу тарихы белән таныштырды, законнарның әһәмияте, һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде. Чара ахырында балалар хокукый викторинада катнаштылар.


7
ноябрь, 2020 ел
шимбә

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары


6
ноябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация – кисәтү.


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара районында Төркәш авылы читендә бер ел эчендә күркә фермасы калкып чыкты, шуннан Казанга сыйфатлы продукция китә башлады. 

Әлеге проектның төп максатларының берсе – яшьләрне авыл җирлекләренә тарту, алар каршында ачылучы мөмкинлекләрнең төрлелеген күрсәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International