Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 сентябрендәге 1723-р номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 2 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Zoom платформасында Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Ошь-Юмья авылы китапханәчесе кече мәктәп яшендәге балалар белән “Көзге фантазияләр” дип исемләнгән иҗат сәгате үткәрде. Көзге яфраклардан балалар чәчәкләр әзерләделәр. Бу процесс балаларны бик мавыктырды. Эш кызыклы әңгәмә белән үрелеп барды.
Ядегәр авылы китапханәчесе 2 сыйныф укучылары белән “Көзге муллык” дип исемләнгән уен уздырды. Әлеге чара балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен киңәйтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт уяту максатыннан үтте.
3 сентябрьдә, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне искә алып Зур Сәрдек авылы китапханәсе Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган "Җиңү дипломы 2020" бөтенроссия проектында катнашты. “Җиңү дипломы” Бөек Ватан сугышы тарихы турында 25 сораудан торды. Тест үтүгә барлык катнашучылар да истәлекле дипломнар алдылар.
12 сентябрь көнне, Зур Кукмара авылы халкы арасында җәйге спартакиада булып узды, анда 7 команда көч сынашты.
Спартакиадада катнашучылар спортның җиде төрендә: йөгерү, дартс, пневматик винтовкадан ату, гранат ыргыту, мишень һәм кегля буенча футбол тупларына бәрү, максатлар буенча боҗра ыргыту буенча чемпион исеме өчен көч сынаштылар.
Спорт төрләре буенча призлы урыннар алган командалар грамоталар белән бүләкләнде.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр белән һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә «Тэрбия мәктәбендә» дәресләр үткәрелә.
«Яхшылык дөньяны коткарыр»дигән темага рәсем конкурсы.
Роспотребнадзор хәбәр итә
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн. сумга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.