ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2020 ел
сишәмбе

17 март көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче балаларга «Татарстан – безнең туган йортыбыз» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар флагтагы төсләрнең нәрсә икәнен, гербтагы Барсның канатлары нәрсәне аңлата, Татарстан җирендә нинди елгалар ага, нинди шәһәрләр урнашканлыгын белде, аларның истәлекле урыннары белән һәм татар язучыларының китаплары белән танышты.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

  2020 елның 15 мартында «Олимп» спорт мәктәбендә мөселман командалары арасында  Кукмара мөхтәсибәте ярдәмендә хоккей буенча республика турниры булып узды.

2020 елның 14 мартында «Олимп» спорт мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына,  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына  һәм Кукмара районының 90 еллыгына  багышланган  «Магистрат Кубогына»  2012 елда туган  командалар  арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда  Казан шәһәренең «Ак Бүре», «Восток» Мари-Төрек,  «Ягуар-1», « Ягуар-2», Кукмара  командалары  катнашты.

Альбина Фәйзуллина( лицей) 51кг авырлык категориясендә көмеш призер булды, Айдар Шәйхетдинов ( гимназия) 35кг авырлык категориясендә, Денис Трофимов (3нче мәктәп) 59кг авырлык категориясендә, Рузил Тимербаев (Югары Арбаш урта мәктәбе) 71 кг авырлык категориясендә бронза медаль яулады.

Март аеннан электр энергиясе өчен «Татэнергосбыт " АҖнән аерым квитанция алынмаячак

Янсыбы авылында урам бәйрәменең икенчесе үткәрелде. Гадәттәгечә, тамашачылар иң элек коймак белән чәйдән авыз итте, күргәзмә карады, зур экраннан иске фотолардан төзелгән презентация карады.

Трыш авылы клубында Сәрдекбаш балалар бакчасы көче белән оештырылган "Гаилә бәхете-балада" дип исемләнгән хәйрия концерты үтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең матур чыгышлары белән сөендерде.

Вахит авылы мәдәният йортында "Вахитов исемендәге" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына керүче авыл җирлекләре арасында "Бөек Җиңүнең-75 еллыгы", "ТАССР-100 еллыгы", "Кукмара районы оешуының 90 еллыгы" на багышланган "Туган ягым-талантлар иле" фестиваль-конкурсынын сайлап алу туры дәвам итә. Жюри һәм тамашачылар каршында Сәрдекбаш җирлегенә керүче Яңа Сәрдек, Каенлык, Тырыш,Уразай, Сәрдекбаш балалар бакчасы коллективы матур концерт-программасын тәкъдим иттеләр.


14
март, 2020 ел
шимбә

Кукмара үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы, кичке (сменалы) мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен «караңгыда " дип исемләнгән әңгәмә-диспут үткәрде. Компьютер презентациясе ярдәмендә Лилия Дамир кызы кеше тормышында наркотикларның һәлакәте турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International