13 февраль көнне хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы, “Ровесник” клубы яшүсмерләре өчен «Әфганстан: онытуга хокуксыз" дигән электрон презентация белән хәтер сәгате үткәрде. Лилия Дамировна, ун ел буе зур ил өчен авыр булган Әфган сугышы тарихы турында сөйләде, Татарстан Республикасы Кукмара районы сугышчы-интернационалистларына багышланган “Хәтеркә лаек...” исемле китап белән таныштырды.
Татарстан Автономияле Совет социаль Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан.
"Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы" берлеге яшьләр өчен "100 лидер" - киләчәк өчен конкурс башлап җибәрә
2020 елның 13 февралендә Нырья урта мәктәбе базасында чаңгы ярышлары бүлеге тренеры В. Н. Арсентьев, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем-китемне киметү максатыннан, тәрбияләнүчеләр белән «юл хәрәкәте белгечләре» темасына әңгәмә үткәрде.
50 ел бик тиз үтеп китте, күңелдә бер бәхетле мизгел буларак кына истә калды, диделәр ирле-хатынлы Мусиннар.
Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Балтач районында халыклар дуслыгының туган якны өйрәнү музеенда булганда хәбәр итте.
13 февраль көнне Кукмара шәһәренең 3 нче "Кояшкай" балалар бакчасында" Ел тәрбиячесе - 2020 "республика конкурсының зона этабы узды. Анда якындагы дүрт район тәрбиячеләре (Саба, Кукмара, Арча һәм Балтач), муниципаль этап җиңүчеләре катнашты.
14 февральдә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында «Казань Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә «Авылда бизнес – реаль мөмкинлекләр һәм үсеш перспективлары» яшьләр форумы узачак
12 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе кысаларында республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән өчен Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру булды.
12 февраль көнне Үзәк китапханәнең уку залы китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы «Шәфкать " үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен батырлык дәресе үткәрде. Чара барышында Гөлнара Фәритовна Россия хәрби тарихының иң фаҗигале сәхифәләренең берсе – Әфган сугышы тарихы турында сөйләде. Чарада катнашучылар компьютер презентациясе һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Кукмара муниципаль районы йомгаклау сессиясендә Кукмара шәһәре А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей директорын Камалова Любовь Степан кызын "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде.