ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

“Татарстан почтасы” һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгы башлап җибәргән пилот проект авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның, инвалидларның сәламәтлеген, иминлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән.

Чара ТАССР төзелүнең – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды.

Бүгенге көндә районда 68 ятим бала торак белән тәэмин итү өчен исәптә тора.

Республикада тормышка ашырылучы программалар җирле мәсьәләләрне хәл итүгә, авыл җирлекләренең матди-техник базасын ныгытуга һәм инфраструктура объектларын җиһазлауга юнәлдерелә.

12 февраль көнне Байлангар авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Россиядә сугышчан интернационалистлар истәлеге көненә багышланган “Утлы еллар кайтавазы” дигән истәлек дәресе үткәрелде. Чарага Әфган сугышы ветераны Шакиров Ильяс Мансурович чакырылды. Китапханәче Хисмәтова Венера балаларга совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, Әфган сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде. Укучылар А.Алишның "Килделәр", "Үч" Г.Бәшировның, "Ана" хикәяләренең кыскача эчтәлеге белән таныштылар.

Балалар зур кызыксыну белән ветеранның дулкынланган хикәясен тыңладылар, аңа күпсанлы сораулар бирделәр. Чара азагында ветеран балаларны яхшы укырга, үз Ватанын яратырга һәм аны лаеклы яклаучы булырга чакырды.

2020 елның 12 февралендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Кукмара шәһәренең балалар китапханәсендә булдылар, анда алар өчен «Әфганстан – тере хәтер» дип исемләнгән дәрес оештырылды.

Кукмаралылар узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган өченче чакырылыш район Советының утырышында бүләкләнде.

Кукмара шәһәре Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Проект "бертуган Комаровларның Кунак сарае" территориясен төзекләндерү булды. Шәһәрлеләр һәм туристлар өчен ял итү урыннары булдырылды.

Ачылу тантанасы 9 майда булачак. Сезне Ворошилов ур., 6, 8, 10 адресы буенча көтәбез.

Татарстан Президенты аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International