ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 25 гыйнварында да чаңгы базасында бик кызу булды.

2020 елның 26 гыйнварында Боз сараенда «Кукмара Ветераннары» һәм «Зур Кукмара» командалары арасында Марат Мулюков истәлегенә хоккей буенча  матч узды

Чура авылы балалар бакчасы һәм урта мәктәбе базасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре һәм урта гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирүнең дәвамчанлыгын гамәлгә ашыру шартларында этномәдәни компонентны гамәлгә ашыру» темасына район семинар-практикумы узды.
Семинар кысаларында Чура авылы педагогларының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә    Министрлык  сайтында    предприятиеләр җитәкчеләре һәм агрономнары өчен   2020 елгы  чәчү өчен  ресурслар  дигән махсус бүлек  булдырылуы  турында  хәбәр итә.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен икмәк пешерүче, кондитер һөнәрләре белән танышу максатыннан Муниров ИП  пекарнясына экскурсия оештырылды.

24 гыйнварда Кукмара балалар музыка мәктәбе укучысы Мөбәрәкшин Илназ Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" Казан камера оркестры белән С.Сәйдәшев исемендәге зур конөертлар залында яшь музыкантлар өчен "Иртәгедән йолдызлар" республика иҗат программасы концертында чыгыш ясады.

2020  елгы  язгы  кыр  эшләренә  әзерлек  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  

Балалар китапханәсе укучысы - 3 нче урта мәктәпнең 3б сыйныф укучысы Вәлиуллина Альмира ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Моң» конкурсында җиңүче булды. Конкурс «Укучының мәдәни көндәлеге» порталы тарафыннан «Татар Иле» (http://tatarile.tatar) мәктәп электрон энциклопедиясе, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты һәм Татар балалар нәшрияты белән берлектә оештырылды. Конкурсның максаты- мәктәп укучыларын республиканың милли тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү һәм Татарстанда талантлы балаларга ярдәм итү.

23 гыйнвар көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы, кичке сменалы мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен, Ленинградны блокададан азат итүгә 76 ел тулу уңаеннан, батырлык дәресе үткәрде. Чара «Батырлыкның 900 көне» дигән компьютер презентациясе белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International