Балалар морякларның тормышы һәм көнкүреше белән таныштылар, музейда һәм атом су асты көймәләрендә булдылар
Бәйрәм дәртле җырлар, кызыклы уеннар белән үрелеп барды
Республикада менә берничә ел инде бакчачылык ширкәтләренең эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлау чыгымнарын финанслашу программасы эшләп килә.
Чишмәбаш авылы китапханәчесе кече яшьтәге балалар белән кино көненә багышлап рус язучысы А.Гайдарның “Чук и Гек” киносыннан бергәләп өзек карады. Чара ахырында балалар әлеге киноның геройлары турындагы китапларны зур кызыксыну белән укырга алдылар.
Хөрмәтле Кукмара районы халкы! Исегезгә төшерәбез, республикада Муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы чыршы исеменә конкурс уза. Аны Татарстан Иҗтимагый палатасы оештыра. Безнең Кукмара өчен тавыш бирергә,шулай ук 5 баллы шкала буенча бәяләргә кирәк http://msu.tatarstan.ru/rus/yolka-2019.htm
Яңа ел — елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәм. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә. 12 гыйнвар көнне бөтен авыл халкы яратып йөри Байлангар авылы китапханәсендә искечә Яңа елны каршылауга багышланган "Искесен озатабыз, Яңа елны каршылыйбыз" дип исемләнгән бик матур кичә булды. Кичәне шушы авылда туып- үсеп, гомеренең 31 елын китапханәче һөнәре белән бәйләгән, эшен җиренә җиткереп башкаручы китапханәчесе Венера апа Хисмәтова ачып җибәрде. Кәркәвеч авылыннан килгән Фазыл Гадиевның сәнгать кешеләренә генә хас һөнәри осталык белән милли көйләребезне баянда уйнавы, авылдашларыбызга кабатланмас мизгелләр бүләк итте.
Күсе дә үзенчәлекле иде бу бәйрәмдә. Кыш бабайны үзе белән алып килмәгән. Кичәгә килгән кунаклар арасыннан иң чибәрен, иң уңганын үзе сайлап алды. Балачакларын искә төшереп, шигырьләр сөйләп, җырлап-биеп бүләк алучылар да күп булды. Китапханә ишеген ачып кергән һәркем, китапсыз кайтып китмәде. Беркем дә күңелсезләнеп утырмады: шаулады-гөрләде бәйрәм, ә халык бөтен мәшәкатьләрен онытып ял итте, уйнады-көлде. Яңа китаплардан оештырылган "Яраткан китап укучым-барысы да синең өчен!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Ике сәгатьтән артыгракка сузылган бәйрәмнән авылдашлар әле бик озак таралырга ашыкмады, ә киткәндә кичәне оештыруга өлешләрен керткән һәркемгә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, бергәләшеп истәлекле фоторәсемгә төштеләр.
Татарстанда 12 - 14 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә узачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак.
Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча актив эш алып барыла. Бу хакта 11 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоконференция режимындагы киңәшмә барышында хәбәр итте. Республика территориясендә 40тан артык мәйданчык продукцияне өйгә китереп бирү белән шөгыльләнә. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:
9 гыйнварда балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары ел саен үткәрелә торган "Кышкы палитра"республика балалар сәнгать иҗаты конкурсында катнаштылар.
12 гыйнвар көнне Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары Хабибуллина Дания Расих кызы «Раштуа әкияте» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында «Нәфис сүз»номинациясендә катнаштылар.