15 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы Гимназиянең 1б сыйныф укучылары кунакта булдылар. Китапханәче Алсу Баһавиева «Зирәклек дөньясында» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Беренче сыйныф укучылары китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар: уен формасында китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре, китапларга сакчыл караш, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга кирәклеге белән таныштылар. Балалар әкиятләр буенча әзерләнгән викторина сорауларына, табышмакларга дөрес итеп җавап бирделәр. Экскурсия барышында балалар журналлар һәм төрле энциклопедияләрне зур кызыксыну белән карадылар. Чара ахырында мультфильм карадылар, китапханәгә язылдылар һәр китапларны өйгә укырга алдылар.
Узган ел Россиядә «Мәгариф» милли проекты старт алды
15 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә "Яхшылык илендә маҗаралар" дип исемләнгән уен программасы булып узды. Әлеге чарага «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар чакырылган иде. Чара башында китапханәче Фирдания Закирова балаларга игелеклелек, әдәплелек, тәрбиялелек кебек кешелеклелек сыйфатлары турында сөйләде. Соңыннан балалар яхшылык иленә сәяхәт иттеләр, анда балалар сәламләү сүзләрен искә төшерделәр, яраткан әкият персонажларын искә төшерделәр ("Крошечка-Хаврошечка", "Теремок", "Цветик-семицветик" һ.б.). Балалар "мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам ит" дигән уен уйнадылар, яхшылык, тәрбиялелек һәм әдәплелек турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Балалар яхшылык турында клип тыңладылар, мультфильм карадылар. Чара «Яхшылык тәрбияләүче китаплар» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.
Үзәк китапханәдә Кукмара районының 90 еллыгына багышланган "Йөрәккә якын туган ягым" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк һәм әдәбият кергән саен тулыландырылачак. Китап күргәзмәсен хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В. Г. әзерләде һәм тулыландырды.
Үзәк китапханәдә Хәтер һәм Дан елына багышлап «Бөек Җиңүгә 75 ел» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк һәм әдәбият килгән саен тулыландырылачак. Әлеге китап күргәзмәсен хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В. Г. әзерләде һәм урнаштырды.
11 гыйнварда район мәдәният йортында "Вохвов бүләкләре-2020" II Бөтенроссия Раштуа фестивале булды. Программа кысаларында имбир прәннеке ясау буенча мастер - класс һәм ярминкә узды;
- балалар вертеп театры (әйлән-бәйлән , уеннар)
Фестиваль ахырында гала-концерт һәм балалар рәсеме конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
2020 елның 13-14 гыйнварында «Олимп» спорт мәктәбе базасында А.В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубының яшь хоккейчыларының 2009/2010 елгы командалар арасында Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды.
Лубян авылында үзәк чыршы янында Иске Яңа елны бәйрәм иттеләр, анда 100 дән артык кеше катнашты.
Кышкы каникул көннәрендә Ош-Юмья урта мәктәбе укучылары 3Д форматта фильм карау өчен үзәк китапханәгә бардылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда Россия авыл яшьләре берлеге яшь активистлар үз инициативалары белән авылларны үстерү өчен шөгыльләнәчәк проект офисын - гражданнар активлыгына ярдәм итү һәм аны үстерүнең тотрыклы инфраструктурасын төзергә сәләтле командаларны ачыклау буенча конкурс уздыра.