12 гыйнварда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Вифлеем йолдызына юл" халыкара фестиваль-конкурсы узды. Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары Вәлиева Диләрә - 1 дәрәҗә лауреат, Ахмадуллина Илсинә - 2 дәрәҗә лауреат, Васильев Максим - 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм укытучыларны Шәймарданова З.К., Курочкина А.М. җиңүләре белән котлыйбыз!
Яңа ел ул – барыбыз өчен дә көтеп алынган, иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Лубян авыл җирлегендә дә Яңа ел чаралары күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
Татарстан Республикасында авылда кече хуҗалыкларны үстерү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Кукмара үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 2020 елның беренче сабыйын тантаналы рәвештә чыгару узды.
Конкурс 2 этапта уздырыла, алар кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең 2019 елда эше бәяләнә.
10 гыйнвар көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 2а сыйныф укучылары өчен Николай Сладковның тууына 100 ел тулу уңаеннан "Күренмәс бүрек астында» дип исемләнгән әдәби уен үткәрде. Бөтен иҗатын ул табигатькә багышлады. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, китаплар белән таныштырды. Балалар конкурсларда катнаштылар, табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр, китплардардан кызыклы өзекләр укыдылар. Чара ахырында балалар Сладков әсәрләре сюжетлары буенча төшерелгән «Малай һәм бака» дигән гыйбрәтле мультфильм һәм «Аю йокысы» аудиофильмын карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен үстерү буенча креатив идеяләре булган квалификацияле яшь кадрларга ярдәм итәргә теләк белдерә, шуңа күрә Халыкара авыл яшьләре конгрессын Казанда үткәрү идеясен бик теләп хупладык.
Хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2020 ел уңышы өчен бер гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама тупларга тәкъдим итә.