Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында 2019-2020 уку елында Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабының читтән торып һәм турыдан – туры турларына йомгак ясалды.
Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсенең 2019/2020 уку елына чаралар планын үтәү һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» курсы буенча белем бирү процессын оештыру һәм тормышка ашыруда алдынгы тәҗрибәне ачыклау, гомумиләштерү һәм тарату, шулай ук «Тормыш иминлеге нигезләре» курсы буенча укытучы-оештыручының абруен күтәрү максатыннан районда «Тормыш иминлеге нигезләре» курсы буенча Татарстан Республикасы Ел укытучысы " конкурсы үткәрелде.
27 декабрь көнне район мәдәният йортында Кукмара балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар музыка мәктәбе тарафыннан оештырылган Яңа ел чыршысы булды. Район мәдәният йортының искиткеч концерт залында Кукмара муниципаль районының иң яхшы укучылары җыелды. Алар-уку алдынгылары, халыкара, бөтенроссия һәм республика спорт ярышлары, иҗади конкурслар һәм фестивальләр призерлары.
2020 елның 13-14 гыйнварында яшь хоккейчыларның «Алтын алка» 2009/10 елгы командалар арасында Бөтенроссия ярышларының республика зона этабы узачак.
31 гыйнвар көнне район халкын һәм кунакларны Комсомол мәйданында көтеп калабыз
Комсомол мәйданында:
31 декабрь 19.00-22.00 сәгатьләрдә - “Яңа елны каршылау” мәдәни-күңел ачу программасы.
22.00 сәгатьтә - Яңа ел салюты.
22.00-23.00 сәгатьләрдә - дискотека.
27 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 19.00-22.00 сәгатьләрдә - авыл мәдәният йортлары һәм клубларының “Кичке уен” мәдәни-күңел ачу программалары.
5 гыйнвар 12.00 сәгатьтә - “Кукмара итекләре-2020” фестиваль-ярминкәсе. Иҗади күргәзмәләр, мастер-класслар, фестивальне ачу тантанасы, театральләштерелгән тамаша, районнар ярышы (җырлар, биюләр, киез һәм бәйләнгән эшләнмәләрнең күргәзмә-ярминкәсе, кышкы хәрәкәтле уеннар), җиңүчеләрне бүләкләү. Фестивальнең махсус кунагы – татар эстрадасының яшь җырчысы Лэйна.
13 гыйнвар 19.00-23.00 сәгатьләрдә - “Иске яңа елны каршылау” мәдәни-күңел ачу программасы.
Район Мәдәният йортында:
7 гыйнвар 17.00 сәгатьтә “Күңелле Раштуа” – район Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм фольклор коллективлары катнашында театральләштерелгән концерт.
11 гыйнвар 15.00 сәгатьтә - күргәзмә,17.00 сәгатьтә - гала-концерт.
10 гыйнварда район Мәдәният йортында Мәскәүдән килгән хор катнашындагы концерт булмый.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийлар игътибарына шуны җиткерә, Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Татарстанга авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә бәйле үз мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә иминләштергән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә китерелгән зыянны компенсацияләүгә 120 млн сум акча җибәреләчәк. Шулай итеп, федераль бюджеттан компенсацияне бары тик чәчүлекләрне иминләштершән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә алачак.
"Монокорм ашата торган сыерның берсе 30 литрдан артык сөт бирә, икенчесе дә 30 литрга якынлашып килә", - ди Камил Ибраһимов
“Восток” җәмгыяте базасында җирлек башлыклары, сөт җыючы һәм күпләп мал асраучы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре катнашында семинар булды. Ул малларны сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин итү, монокорм ашатуга бәйле сорауларга багышланган иде.
Үзәк балалар китапханәсе кышкы каникул вакытында Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназиянең лагеренда ял итүче балаларны «Тылсымлы Яңа ел» дип исемләнгән конкурс - уен программасына чакырды. Балалар матур презентация карадылар, күңелле конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, чыршы тирәли шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Күргәзмәдәге кызыклы китаплар белән таныштылар. Чара мультфильмнар карау белән тәмамланды.
Балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче бәйрәм белән Сергей Димитриев котлады
2019 елның 25 декабрендә Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Тау чаңгысы спорты» бүлегенең кече төркеме белән шөгыльләнүчеләр өчен «Кыш бабай белән әйләнә»дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар һәм үткәрделәр.