ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Яңа ел алдыннан, 2019 елның 29 декабрендә, тренер Нурмөхәммәтов Т. М. җитәкчелегендә, ата-аналар һәм «Хоккей» бүлекчәсе белән шөгыльләнүчеләр Кыш Бабай һәм Кар кызы катнашында «Күңелле стартлар» оештырдылар һәм үткәрделәр.

2019 елның 27-28 декабрендә Арча шәһәрендә 2011 елгы командалар арасында хоккей буенча «Атлант Кубогы» турниры узды.

«Чекерил»  тау чаңгысы комплексында 2019 елның 27-29 декабрендә Ижау шәһәрендә тау чаңгысы спорты буенча төбәк ярышлары узды

Котлыйбыз!

Озак еллар журналистика өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен “Хезмәт даны” газетасының баш мөхәррире Шәрипова Гөлгенә Мөдәрис кызына һәм районда эшмәкәрлекне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен шәхси эшмәкәр Юнысов Рамазан Касимхан улына “Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале тапшырылды. 


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Бүген, 28 декабрь, "Выше радуги" ВХА (җит. В. Г. Гыйләҗева) укучылар, җирлекләр, предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында уздырылган спартакиадага әзерлек кысаларында Сәлимгәрәев Шамил истәлегенә өстәл теннисы буенча Кукмара районы беренчелеген ачу тантанасында катнашты

Юбилейда район башлыгы Сергей Димитриев катнашты

27 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә «Современница» хатын-кызлар клубының чираттагы очрашуы булып узды. Бу очрашу Яңа ел бәйрәмен каршы алуга багышланды. Катнашучылар төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда актив катнашып, күңел ачтылар.

 

28 декабрь көнне кышкы каникуллар чорында Ош-Юмья урта мәктәбе укучылары балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова балалар өчен «Яңа ел мозаикасы» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде. Балалар табышмаклар чиштеләр, төрле конкурсларда катнаштылар. Чара ахырында китапханәче балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Район башлыгы көрәшчеләр белән очрашты

Күппрофильле лицей базасындаТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының аттестация комиссиясе эксперт комиссиясенең Кукмара муниципаль районы аттестацияләнүче педагогик хезмәткәрләренең квалификация категорияләренә (беренче яки югары) куела торган таләпләргә туры килү (туры килмәү) турында тәкъдимнәр әзерләү һәм документларны карау буенча йомгаклау утырышын уздырдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International