27 декабрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Баһавиева 4 нче мәктәпнең 5б сыйныфы укучылары өчен «Әнием кадерлем» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Ул бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, «әни» сүзенең җирдә иң борынгы сүзләрнең берсе һәм барлык халыкларның телләрендә бертөсле яңгыравы турында сөйләде. Балалар зур теләк белән "Мәкальне дәвам ит" викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, "Әнкәй" җырына видеоклип карадылар.
Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы бугенге чараны бизәде. Укытучылар Семенова Светлана Владимировна, Курочкина Алия Миннерашитовна, Фәсхетдинова Эльвира Хәлиловна, Гомәрова Эльмира Габдрәшитовна, Рафиков Дамир Фарилович балаларны матур җырлар белән сөендерделәр, күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.
Бүген, 2019 нчы елның 26 нчы ноябрендә, Кукмара балалар сәнгать мәктәбе, гомуми белем бирү мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары һәм укытучылары өчен, Газинур Моратовның иҗатына багышланган «Тылсымлы тел - Волшебный язык» дип исемләнгән район шигырь конкурсы оештырды һәм үткәрде. Конкурста район мәктәпләреннән 40 тан артык укучы катнашты. Һәр катнашучыга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
26 ноябрь көнне күппрофильле лицейның А.М. Булатов исемендәге 1в сыйныф укучылары балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова «Таныш булыгыз: монда китаплар яши» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китапханә һәм куллану кагыйдәләре турында танып-белү презентациясен карадылар, матур китаплар карадылар, табышмаклар чиштеләр, әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара мультфильмнар карау белән тәмамланды.
Бүген Казан дәүләт аграр университетының иң яхшы 5 студентына һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең иң яхшы 5 студентына Россельхозбанктан беренче мәртәбә тантаналы рәвештә исемле стипендияләр тапшырдылар. Студентлар ай саен 10 мең сум стипендия алачаклар.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «Тормыш куркынычсызлыгы фәнни үзәге» ДБУ тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре арасында «Куркынычсызлык белемнәре шкатулкасы» республика смотр-конкурсы үткәрелде. Республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча Кукмара муниципаль районы Киндер Күл авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Минемуллина Рәйхана Нурулла кызы мактаулы өченче урынны яулады.
Алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга башлангыч һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләсе буенча мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Балалар бакчасында һөнәри юнәлеш бирү буенча иң яхшы проект» дигән республика конкурсы үткәрелде. «Балалар бакчасында профориентация эшенең иң яхшы проекты» республика конкурсы нәтиҗәләре буенча 7 нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасы тәрбиячесе Исмәгыйлова Гөлфия Рафис кызы «Педагогик табылдык» номинациясендә җиңүче булды.
«Галактика» балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүче Бочкарев Никита (Чарли урта мәктәбе, җитәкчесе Чапуринов А. Н.), Вояшев Тимур (Починок Сутер мәктәбе, җитәкчесе Кузнецов А.В.) «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында «Юниорларның балта остасы», «Инженерлык дизайны» компетенцияләрендә 3 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз!
2019 елның 22 ноябрендә Казан дәүләт мәдәният институтында «Яңа буын талантлары» Бөтенроссия музыка сәнгате фестивале узды. «Галактика» Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр өстәмә белем бирү педагогы Ваккасова Азалия Альберт кызы җитәкчелегендә бу чарада актив катнаштылар. Вафина Ясмин 1 дәрәҗә лауреат булды, Тимергалиев Хәким, Мифтахов Әмир, Гадиева Камила 2 урынны, ә Ханова Адилә – 1 дәрәҗә дипломант.
РФ Президенты В.В. Путинның 204 номерлы 2018 елның 7 маенда чыккан «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясенен үстерү буенча милли максатлар һәм стратегик бурычлар турында» Указын тормышка ашыру максатларында аз керемле гражданнарның - «хәерчелек реестры» белән эш алып барыла. Кукмара муниципаль районында «хәерчеләр реестры»нда гаиләләрнең саны -2105.
25 ноябрь көнне Әсән-Елга мәдәният йортында капиталь ремонттан соң Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булды.
Авыл халкына бу коллективның бай, иҗади программасы тәкъдим ителде. Артистларның чыгышлары шыгрым тулы Мәдәният йорты битараф калдырмады һәм алкышларга күмелде. Мәдәният хезмәткәрләре халык исеменнән ансамбльгә бушлай чыгыш ясаганнары һәм авыл халкын югары сәнгать белән сөендергәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.