Бүген, 26 ноябрь көнне, район мәдәният йортында "Яшь талантлар "район балалар иҗаты конкурсының сайлап алу туры узды.
Сайлап алу турында авыл җирлекләрендәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча конкурс лауреатлары һәм дипломантлары билгеләнәчәк.
18 ноябрьдә рәсми рәвештә Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә. Кукмара районының "Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә дә балалар бу бәйрәмнән читтә калмады.
Кукмара муниципаль районының “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларның ата-аналары өчен хезмәт буенча инструктор Борковских Асия Кадыйр кызы "Йон акварель" дигән темага мастер - класс үткәрде.
Кукмара районының «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә ата - аналар өчен “Вак моториканы үстерү күнегүләре” темасына консультация-практикум үткәрелде.
Кукмара муниципаль районынның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә «Мин сәламәтлекне саклыйм - үземә ярдәм итәчәкмен!» дигән темага практик шөгыль үткәрелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елдан гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм күрсәтүнең кайбер кагыйдәләре үзгәрәчәк.
23 ноябрь көнне Район мәдәният йортында "Татар кызы - 2019" бәйгесенең финалы узды.
Анда Ядегәр, Янил, Ташлы - Елга, Өлге, Янцыбы, Аш - Буҗи авылларыннан килгән кызлар көч сынашты. Бәйге сәламләү, иҗади чыгыш, милли ризык, йола, дефиле дигән өлешләрдән торды. Ядегәрдән Зилә Мостафина җиңү яулады. Кукмара данын якларга Арча шәһәренә юллама алып, матур калфак, диплом һәм Кукмара металл савыт-сабалар зоводынын "KUKMARA" фирменный кибетенән истәлекле бүләге, Римма Закирова чигү студиясеннән "Татар кызы" логотиплы сөлге , Арт студия "С любовью" салоныннан зур чәчәк бәйләме белән бүләкләнде.
Форсаттан файдаланып, шушы бәйгенең спонсорлары: Кукмара металл савыт - савабалар заводының "KUKMARA" фирменный кибете @kukmara_official җитәкчеләре Заһидуллин Ренат Азат улы һәм Заһидуллина Земфира Мәксүт кызына, чигү студиясенә нигез салучы Закирова Римма @rimma_zak Минефаяз кызына, Арт студия "С любовью" салоны @artstudio116 җитәкчесе Шарипова Алсу Закир кызына зур рәхмәтләребезне җидкезәбез. Аларга сәламәтлек, гаилә тигезлеге, уңышлар телибез!
Кукмара район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган район шигырь һәм җырлар конкурсының Гала-концерты булды, анда әлеге конкурсның лауреатлары катнашты.
Программа кысаларында районның иң яхшы әниләрен хөрмәтләделәр.
Гала-концертта төрле номинацияләр җиңүчеләре чыгыш ясады, алар Лауреат дипломнары белән бүләкләнде.
Бүген авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды. Көн тәртибендә 6 мәсьәлә каралды;
Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка керү фермерлар өчен аерым өстенлеккә ия. Беренче чиратта – продукцияне җитештерү, саклау һәм эшкәртү буенча көчләрне берләштерү исәбенә җитештерүнең табышлылыгын арттыру ул. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге.