80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Нурсагдат Мусин кызы Хәйруллина шундыйларның берсе.
Очрашу барышында ял итүчеләр район архивының оешуы, аның бурычлары, архивларның җәмгыять һәм һәр кеше тормышында әһәмияте, шулай ук муниципаль архив тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр һәм аларны алу тәртибе турында белделәр.
1 ноябрь көзге каникул көннәрендә Манзарас авылы С.Ә. Әхтәмов исемендәге мәктәпнең 1 сыйныф укучылары, балалар китапханәсендә булды. Балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова «Китапханә - синең дусларың йорты» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Ул балаларны китапханәдә уз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, китаплар белән ничек мөрәҗәгать итәргә, киштәләрдә нинди китаплар торуы, аларның ничек куелуы турында сөйләде. Шулай ук балалар «Яраткан геройлар» викторинасында катнаштылар, «Әкиятләр – безнең дуслар», «Тылсымлы сандык» конкурсларында катнаштылар, әкият геройларын, тылсымлы сүзләр һәм предметларны искә төшерделәр. Чара ахырында балалар "Минем беренче китапларым» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Көзге каникул вакытында Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә реабилитация үтүче яшүсмер балалар өчен “Спасители Отечества” исемле электрон презинтация белән әңгәмә үткәрде. Бу чарага кызыклы күп материал әзерләнде. Чарада катнашучылар әлеге бәйрәмнең нигезендә торучы вакыйгалар, бәйрәмне үткәрү традицияләре турында бай мәгълүмат ишеттеләр. Зур урын халык геройлары Дмитрий Пожарский, Кузьма Мининнарга бирелде
2019 елнын 31 октябрендә 2006 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге матчы узды
2019 елның 30 октябрендә Кукмара муниципаль районы Советының утырышлар залында Кукмара муниципаль районы һөнәр берлекләре комитетлары координацион советының чираттагы утырышы узды.
2019 елга ремонт эшләре графигы нигезендә, Кукмара шәһәрендәге филиал объектында 2019 елның 12 ноябрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр аналог ("ТНВ" ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып тору белән ремонт-профилактика эшләре башкарылачак.
Чараның максаты булып инвалид балаларны Россия Федерациясе тарихы белән таныштыру торды. Балалар белән сәяси репрессия корбаннары турында әңгәмә үткәрелде.
2019 елның 30 октябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Россия почтасы» бүлекчәсенә экскурсия оештырылды.
30 октябрь көнне район мәдәният йорты укучысы Шәвәлиев Ислам Казан шәһәренең "Талантлар бердәмлеге" XI Халыкара фестиваль-конкурсында катнашты һәм I дәрәҗә дипломант булды. Җитәкчесе Сабирҗанова (Шакирова) Адилә Айнур Кызы