30 октябрь көнне АНО «ЦСП “Наз” га йөрүчеләр өчен китапханәче Салимова Тәскирә Харис кызы, якташ язучы Й.Хәнәфиевның «Сөеник бәхетле көннәргә» исемле китабы чыгу уңаеннан, “Каләмдәш дус” дигән әдәби сәгать үткәрде. Катнашучылар зур кызыксыну белән авторның тормыш юлы, иҗаты турында, язучының матур шигырьләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Йосыф Хәнәфиев бик җор телле, оста сөләүче, шуңа күрә аны бик теләп тыңладылар. Шулай ук әлеге чарада “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр дә катнашты. Рашит Миннегалиев, Рафилә Фаттаховалар язучыны китабы чыгу белән котладылар һәм үзләренең шигырьләрен укыдылар. Моңлы җырчыбыз Юнысова Альфинур ханым үзенең матур җырларын башкарды.
30 февраль көнне “Современница” хатын-кызлар клубы җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадиевна “Дом и уют в нем” исемле тематик сәгать үткәрде. Һәр хатын-кыз үз өен матур, җылы, кабатланмас итеп бизәргә, өйдә һәркем өчен уңайлы мөхит тудырырга тырыша. Шуны истә тотып, Валентина Геннадиевна электрон презинтация ярдәмендә үз кулларың белән матурлык тудыру серләренә төшендерде.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә октябрь ае өчен «Исәнме, алтын көз!» дигән чара узды.
Төбәктә кар һәм юеш кар явачак, кыска вакытлы буран көтелә һәм бозлавык көтелә.
Татарстанда атна ахырында аномаль салкын һава торышы көтелә. Тәүлек буена уртача температура нормадан 2-4 градуска түбәнрәк була. Бу турыда синоптиклар хәбәр итә.
2019 елның 31 октябрендә гаилә-көнкүреш көчләүләрен, көнкүреш җирлегендә имин булмаган хәлләрне һәм конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча "хатын-кыз игътибары" телефон линиясе ачылачак. Гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр, ата-аналарның балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәве турында хәбәр итәргә мөмкин.
Бүген, 30 октябрьдә Россиядә, без Совет чорында йөзләгән гаилә һәм аларның балалары язмышларын имгәткән, миллионлаган гомерләрне өзгән сәяси репрессия корбаннарын искә алабыз.
22 - 23 ноябрьдә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
Скрипка классы буенча Кукмара балалар музыка мәктәбе укучысы Мөбәрәкшин Илназ, 2019 елның 25 октябрендә Казан шәһәрендә "татар халкының яраткан композиторына-113 яшь" девизы астында узган Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач-2019"X төбәкара ачык Татар җыры һәм камера-инструменталь музыкасы фестиваль - конкурсында 1 урынны яулады.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 29 октябрь көнне «Форпост»үзәге» белгечләре мәктәп Форпост отрядлары арасында «Акыллар көрәше» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Анда 7-11 сыйныф укучылары командалары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда урып-җыю кампаниясенең төгәлләнүе һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру турында сөйләде, шулай ук журналистлар сорауларына җаваплар бирде.