ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2019 ел
шимбә

2019 елның егерменче июнендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлия Мифтахова Кукмара үзәк китапханәсе белгечләре белән берлектә «Хәтер һәм кайгы көненә» багышланган «Хәтер дәресе» чарасы үткәрделэр. Чараның максаты-балаларда сугыш кырларында һәм тылда хезмәт иткән, Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү иде.

Очрашуга бик күп кунаклар чакырылган иде: Нигъмәтҗанов Равил - Кукмара районының инвалидлар җәмгыяте рәисе, Галиәхмәтов Дамир – Кукмара районының «Аргамак» инвалидлар командасы тренеры, Большаков Николай - өстәл уеннары буенча Татарстан чемпионы, Әсхәдуллин Райнур - чаңгы спорты, голбол, өстәл уеннары буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы, «Абилимпикс» командасы әгъзасы.

2019 елның 21 июнендә хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә инвалид балалар  социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы белән бергә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Кукмара районы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен “Минем булачак һөнәрем турынла хыялым” дип аталган әңгәмә үткәрелде. Төп максат булып -  балаларны төрле һөнәрләр белән тирәнтен таныштыру, хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү иде.


21
июнь, 2019 ел
җомга

2019 елның 20 июньда «Наркотикларсыз тормыш» Республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында тренер Наумов Н. Е. «Тау чаңгысы спорты» бүлегендэ Р. Мөхәммәтшин исемендәге стадионда үз тәрбияләнүчеләре белән  «сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау» темасына ачык дәрес үткәрде.

21 июнь көнне Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан китап нәшрияты оешуның 100 еллыгы уңаеннан язучылар белән “Китапларда милләт язмышы” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы язучылар Рифә Рахман, Галимҗан Гыйлманов һәм Рифат Сәлаховның иҗаты белән таныштырды. Язучыларыбыз 100 еллык тарихы булган китап нәшриятенең тарихы һәм бүгенге эшчәнлеге белән таныштырдылар.

20 июнь көнне 18.00-20.00 сәгатькә кадәр Комсомол мәйданында ачык һавада уку оештырылды. Китапханәчеләр паркта ял итүчеләр өчен китап-журналларга обзор үткәрделәр.

20 июнь көнне үзәк китапханәдә “Тылсым”  үзәгендә йөрүче яшьүсмерләр белән  “22 июнь-кайгы һәм хәтер көне” батырлык дәресе үтте. Китапханәче Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы сугыш башланып киткән көнне  һәм  ул елларның авырлыгы турында сөйләде. Чара ахырында барысы бергә “Хәтер шәме”н кабыздылар.

20 июнь көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” терләкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен «Летний калейдоскоп» исемле уен программасы  үткәрде. Балалар төрле викториналарда, уеннарда актив катнаштылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International