2019 елның 8 маенда Кукмара муниципаль районының «Милосердие «мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» дип исемләнгән балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылды.
8 май көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова 4 нче мәктәбнең 5б сыйныф укучылары өчен “Тугыз йөз көн батырлык” дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Ул балаларны фаҗигале, әмма шул ук вакытта Ленинград тарихында булган батырлык белән таныштырды. Китапханәче балаларны презентация ярдәмендә блокадада торган Ленинград шәһәре тормышы, кыенлыклары, өлкәннәрнең һәм балаларның батырлыгы, ныклыгы һәм фидакарьлеге турында сөйләде. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.
8 майда китапханәче Алсу Баһавиева гимназиянең 1 сыйныф укучылары өчен “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән батырлык дәресе уздырды. Балалар Бөек Ватан сугышы тарихы белән танышты. Сугыш чорында тылда куелган хезмәтләр, балаларның авыр балачагы, кылган батырлыклар, герой-пионерлар турында сөйләде. Районыбыз геройлары, герой-язучылар турында мәгълүмат бирде. Сугыш кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Бөек Җиңү көне якынлаша. Еллар үткән саен бу бәйрәм үз төсен һич югалтмый. Әйе, күптән булган ул сугыш, артта калган авыр көннәр, ләкин бүгенге көндә дә без ватаныбызны саклаучыларыбызны онытмыйбыз.
Җиңү көненә багышланган кичә.
Хөрмәтле Кукмара һәм Кукмара халкы!
10 май көнне Үзәк балалар китапханәсендә " Укучының мәдәни көндәлеге-2019 «Республика проектының муниципаль этабына йомгак ясала. Сезне ашыгыч рәвештә мәдәни көндәлекләр белән 8.00 дән 12.00 гә кадәр көтәбез.
Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Равия Абдулла кызы Каримуллина чыгыш ясады. Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен сугышкан сугышчыларга хөрмәт йөзеннән кунакларга һәм команда вәкилләренә Георгий тасмалары беркетелде. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.
Авыл җирлекләре театр коллективларының Театр елына багышланган район конкурсы кысаларында, 4 май көнне, Зур Сәрдек авыл мәдәният йортында Р. Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" пьесасы буенча спектакль премьерасы булды.
Кнәбаш авылында бу елны да "Зәрә" бәйрәме бик күңелле үтте.
Район мәдәният йортының Бадышева Роза җитәкчелегендәге "Акварель" хореография ансамбле Нократ Аланы шәһәрендә узган "Дуслык веногы" милли мәдәниятләр район фестивалендә катнашты һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнде.