50кг үлчәү авырлыгында Максим Исаев (тренеры Марес Бәдертденов) һәм Алинә Федорова (тренеры Энҗе Юсупова) бронза призерлар булдылар. Максим белән Алинаны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез.
Ярышларда 6 команда катнашты: Зилант (2005),Зилант(2006), Яныль, Яр Чаллы, Можга, Теләче. Зилант (2005) командасы җиңде, икенче урында – Можга, өченче урында – Яр Чаллы .
2019 елның 4 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган олы яшьтәге командалар арасында хоккей буенча турнир узачак.
Турнирда катнашучылар:
Кукмара
Арча
Наратлык
Азнакай
Кама Аланы
Башлана: 09.00
2019 елның 29 апрелендә "Олимп» Боз сараенда тренер Туктамышев А. Д. җитәкчелегендә, «Чаңгы ярышлары» бүлегендә тәрбияләнүчеләр арасында Европа иммунизация атналыгы кысаларында « Вакцинация –сәламәтлек нигезе» дигән темага әңгәмә үткәрелде.
2019 елның 27 апрелендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан «Хоккей» бүлекчәсе кече төркем тәрбияләнүчеләре тренер Ганиев И. М. һәм ФСО инструкторы - методисты Галиева Ф. Ф. Бөек Ватан сугышы ветераны Шәфигуллина М. Ф. белән очраштылар
29 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова "Йолдызлык» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары өчен экскурсия - танышу үткәрде. Ул балаларны китапханә һәм китапханә китапларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды: китапханәгә ничек язылырга, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Балалар китапханәче сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, яңа матур китаплар белән таныштылар, “Китапханә җыры” клибы һәм “Кәгазь ничек әзерләнә?" дип исемләнгән видеофильм карадылар.
26 апрель бөек язучыбыз Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Кукмара үзәк китапханәсендә китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы №4 мәктәпнең югары сыйныф укучылары һәм “Салават күпере” клубы белән берлектә «Тукай – безнең белен!” дигән әдәби сәгать үткәрде. Әлеге чарада Тукай тормышының бераз серле ягы, аның мәхәббәте турында мәгълүмат җиткерелде, шагыйрьнең мәхәббәт турында шигырьләре укылды. Тукайның тормышы һәм иҗаты турында презинтация күрсәтелде.
Кичәгә килгән җирле язучыларыбыз үзләренең Тукай турында язган шигырьләрен укыдылар.
Чараның икенче өлешендә якташ язучыбыз, шагыйрә Розалия Яппарованың яңа гына табадан төшкән “Көзге ташу” исемле китабын укучыларга тәкъдим итү булды. Лилия Рәис кызы килгән кунакларны Розалия апаның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды,бай эчтәлекле электрон презинтация күрсәтелде. Розалия апа үзенең шигырьләрен укыды, матур итеп җырлап та күрсәтте.Чара чәй табыны артында дәвам итте.
Казан шәһәрендә Х Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурс - фестивале узды
Янсыбы авылы клубында китапханәче белән берлектә берләшмәләргә йөрүче балалар катнашында "Без-Тукайлы халык" дигән тирән эчтәлекле кичә үткәрелде.
Һөнәр сайлау – һәр кеше өчен дә бик мөһим адым. Үзеңнең көчле һәм көчсез якларыңны, мөмкинчелегеңне уйлап эш итәргә кирәк.