ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14 нче февраль – Халыкара китап бүләк итү көне. Шушы уңайдан Березняк авылы китапханәсендә  3-4 нче сыйныф укучылары белән “ Рәхмәт, сиңа,  китабым !” дип исемләнгән библиодәрес үтте. Чарада китап турында мәкальләр, шигырьләр, җырлар яңгырады.  Балаларга бигрәк тә “Татар китабы” дигән шигырь охшады.  

14 февраль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Йөрәгеңне җилкән итеп күтәр” исемле әдәби кичә узды. Кичәне “Сөембикә” клубы җитәкчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы әзерләде.

Кичәдә кунакларны язучының биографиясе, күпкырлы иҗаты белән таныштырдылар, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды. Кичә Ф. Яруллинның шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды.

14 февраль көнне балалар китапханәсендә  А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 7в сыйныф укучылары өчен Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган «Үткән еллар хәтере» дип исемләнгән хәтер дәресе узды. Чарага  Әфган сугышы ветераны Шакиров Ильяс Мансур улы чакырылды. Китапханәче Багавиева Алсу балаларга Әфган сугышы башлануының сәбәпләре, чит җирләрдә башларын салган якташ солдатлар турында сөйләде. Укучылар Ильяс Мансур улының Әфганстандагы хезмәте, андагы авыр шартлар, солдатларның һәм офицерларның үзара хезмәттәшлеге, сугыш барышы турында игътибар белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. Әфган сугышыннан кайтмаган барлык сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Ятмас Дусай, Күкшел, Каинсар авылларында һәм Кукмара шәһәрендә яшәүче социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар белән «Хәтирәләр яңарту терапиясе»  буенча сәламәтлек өчен файдалы чаралар оештырдылар.

2019 елның 14 февралендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр очен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә педагоглар инвалид балалар өчен Изге Вәли көненә багышланган бәйрәм  уздырдылар.

2019 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәге Волонтерлар белән очрашу яхшы традициягә әверелде.

         Безнең балалар өчен-ул яңа дуслар,  һәм күңел ачу . "Форпост» Район отряды җитәкчесе Родыгина Г. М. белән 2019 елга уртак чаралар планы эшләнде.

2019 елның 13 нче февралендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары Кукмара муниципаль районының янгын бүлеге белән берлектә «Безнең куркынычсызлык безнең кулларда» темасына 14 балага экскурсия үткәрде.

14 февраль көнне балалар китапханәчесе Гөлфия Хафизова Кукмара 3 нче урта мәктәбенең 1в сыйныф укучылары өчен «Китап иле буйлап " уен-сәяхәт үткәрде. Дәрес барышында балалар китапханә тарихы, китапханә китапларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар: китапханәгә ничек язылырга, китаплар ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Әңгәмә матур презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар бик теләп матур яңа китаплар, балалар энциклопедиясе һәм журналлар карадылар, төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, әдәби геройлар турында табышмаклар чиштеләр, мультфильмнар карадылар. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайладылар, уку өчен китаплар алдылар һәм «Укучының мәдәни көндәлеге»нә тамгалар куелды.

12-13 февраль көннәрендә район мәдәният йорты сәхнәсендә Ватанны саклаучылар көненә һәм герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган хәрби-патриотик җырлар һәм нәфис сүз бәйгесенең сайлап алу турлары узды.

11 февраль көнне Район мәдәният йорты сәхнәсендә Кукмара районы сугышчылары-интернационалистларга багышланган "Хәтер хөрмәткә лаек" китабын тәкъдир итү кичәсе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International